Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш авылында самавыр бәйрәме оештырдылар

Урманасты Үтәмеш авылында, матур гадәт буенча, быел да Яңа ел ялларында самавыр бәйрәме оештырдылар. Быел ул үткәннәреннән аерылып торды, чара мәдәният йортында түгел, ә аның каршындагы мәйданда үтте.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәмгә кунаклар да күчтәнәчләр белән килгән, коймакларның ниндие генә юк иде. Урамда ук пешкән кайнар коймак белән дә сыйландылар кунаклар. Самавыр чәе дә хуш килде.

Мәдәният хезмәткәрләре үлән чәе әзерләү буенча мастер-класс күрсәттеләр һәм самавырның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар.

Билгеле, бәйрәмдә җыр-биюгә, уен-көлкегә һәм күмәк уеннарга да урын булды.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев