Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Милли моң” фестивале җиңүчеләре арасында чирмешәнлеләр дә бар

Туймәт авылыннан Зөһрә Галимова мөнәҗәтләр бәйгесендә “Автор башкаручы” номинациясендә бүләкләнде. Ул мәрхүм улы Ильяс Галимовка багышланган мөнәҗәтен башкарган.

Республика Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте Россия күләмендә оештырган әлеге “Милли моң” мөнәҗәтләр фестивалендә безнең районнан  ун якташыбыз катнашты. Район инвалидлар җәмгыятенең “Яшь йөрәкләр” коллективы  “Укы Коръән илә намаз” мөнәҗәтен башкарган. Бәйгедә Яшәүче авылыннан барган якташыбыз Гөлназ Шәйдуллина да сыналган.

-Бу көнне Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге залында 200гә якын конкурсант җыелды. Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя: быел бер гаилә Сахалиннан ук килгән. Бүләкләнүчеләр арасында Зөһрә апаның булуына бик сөендек, - ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова.

Жюри әгъзалары мөнәҗәтчеләрнең башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә игътибар иткән.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X