Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән укучылары республика бәйгесендә җиңү яуладылар

Бәркәтә урта мәктәбе “Мәктәп экопатруле” республика бәйгесендә “Иң актив мәктәп” номинациясендә беренче урынны яулаган һәм 3D-принтеры белән бүләкләнгән.

Казанда узган тантанада безнең районнан бүләкләнүчеләр тагын бар: лицей укучысы Динара Хәмитова 5-8 нче сыйныф укучылары арасында “Иң актив укучы” номинациясендә икенче урынга лаек булган һәм бүләккә планшет алган. 1нче Чирмешән мәктәбе укучысы Аяз Рәхмәтуллин (1-4 нче сыйныф укучылары арасында) әлеге бәйгедә актив катнашып, Казаннан өченнче дәрәҗә Диплом һәм телефон алып кайткан. Шулай ук өченче урын иясе Бәркәтәдән Инсаф Мотыйгуллин да (9-11 нче сыйныф укучылары арасында) Казанга “Иң актив укучы” исемлегенә кергән һәм истәлек бүләге алган.

“Мәктәп экопатруле” бәйгесендә 1 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр укучылар катнаша. Махсус мобиль кушымта аша малайлар һәм кызлар edu.tatar.ru порталындагы шәхси кабинетлардан теркәлү уза, шуннан соң яшь экологлар тиешсез урында барлыкка килгән чүплекләр турында Экология министрлыгы инспекторларына фотохәбәрләр юллый ала. Укучылар җибәргән хәбәрне тикшереп, табигатьне саклау органнары чүплекне юк итә. Беркетелгән фото белән эш нәтиҗәсе турында мәгълүматны укучыга җиткерәләр. Ә чүплекләрне иң күп ачыклаган укучылар бүләкләнә.

Рәмилә Рәхмәтуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев