Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән шахматчылары бәйрәм алдыннан кабат көч сынашты

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан районның төрле милләт вәкилләре: олылар һәм мәктәп укучылары шахмат уенында көчләрен сынадылар. Акылны чистарта, фикерләргә өйрәтә торган уен барышында алар тагын да ныграк дуслаштылар.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырган бәйгедә 50ләп райондашыбыз катнашты. Уенчыларның барысы да тәҗрибәле, район, республика дәрәҗәсендә байтак җиңүләр яулаган шахматчылар. Мәктәп укучылары арасында да осталар арта бара.

Бәйгегә гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Әйтик, Чирмешәннән Перцевлар ярышларда өчәү (әниләре һәм ике улы) катнаштылар.

- Шахмат белән 11 яшьтән шөгыльләнәм, абыем шахмат түгәрәгенә йөри иде, бу уенга ул кызыксыну уятты, - диде яшьтәшләре арасында өченче урын алган 1нче Чирмешән мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Евгений Перцев. – Бүгенге көндәшләр көчле.

Утыз Имәннән Раил Мәгъсумов бәйгегә сеңлесе Илсөя белән килгән.

- Мине шахматка мәктәп директорыбыз Рөстәм абый Җамалиев өйрәтте. Өйдә уйнарга да иптәш кирәк булгач, әүвәл сеңелем, аннары әни дә уйный башлады, - диде Утыз Имән мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Раил. – Осталыкны югалтмау өчен һәр көнне уйнарга кирәк. Ә мондый бәйгеләр   үзеңне сынап кару мөмкинлеге тудыра, аннан соң күпме яңа дуслар табасың.

Җиңүчеләрне төрле категорияләрдә билгеләделәр. Ир-егетләр арасында Иван Меркулов (Чирмешән) беренче урынны алды. Күп бәйгеләрдә җиңү тоткан Самат Ризванов (Утыз Имән) икенче булды, Ульяновкадан Николай Петров – өченче.

Хатын-кызлар арасында да призлы урыннарга көчле көрәш барды. Район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина иң оста булып танылды. Ульяновкадан Ирина Федулова – икенче, Чирмешәннән Алсу Закирова өченче урын иясе.

- Ярышта катнашучылар арасында Чирмешән лицее, Яңа Элмәле, Ульяновка мәктәпләре укучылары күп, - диде бәйгенең хөкемдары Шамил Сөнчәләев.

9-11 сыйныфларда укучы яшүсмерләр арасында Данияр Моксинов (лицей) – беренче, Анатолий Митюков (Яңа Элмәле мәктәбе) – икенче, Евгений Перцев (1нче Чирмешән мәктәбе) өченче урын алдылар. Өлкән сыйныфта укучы кызлар арасында Ульяновка мәктәбеннән Илсөяр Миневәлиева иң оста булып танылды. Илүсә Шәрифуллина (лицей) – икенче, Василиса Федулова (Ульяновка мәктәбе) өченче булдылар.

5-8 сыйныфларда укучы малайлар арасында беренчелекне Чирмешән лицееннан Искәндәр Мөхәммәтшин алды. Әлеге яшь категориясендәге кызлар арасында Азалия Шәрифуллина (лицей) - җиңүче. 1-4 сыйныфтагы малайлардан Ульяновка мәктәбеннән Егор Рыбкин иң оста шахматчы булып танылды, кызлар арасында – Алисә Сафина (лицей).

Призлы урын ияләренә медальләр, грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев