Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәннең яшь язучыларын Казанда бүләкләделәр

Районыбыз мәктәпләре укучылары “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар конкурсы җиңүчеләре булдылар.

Лашман урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Нурфат Газыймҗанов “Яшь прозаик” номинациясендә, үз яшь категориясендә, беренче урын алды. Аның әкиятен, ел саен басыла торган, “Илһам” китабына да керткәннәр. Нурфат Казаннан акчалата бүләк һәм Диплом белән кайткан. Югары Кәминкә мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Адилә Гафиятуллина “Поэзия” номинациясендә икенче, аның  шигыре дә “Илһам” альманахында урын алган. Бәркәтә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айсылу Гыймранова - “Драматургия”, Лашман мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Эвелина Мөхәммәтҗанова “Поэзия” номинациясендә лауреатлар.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы кызлар егетлэр .Алар яшьтэн ук куп китап укып устелэр шул.Алга только алга унышлар сезгэ.