Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә “Без тарихта эзлебез” зона бәйгесендә чирмешәнлеләр икенче урын яулады

    Чирмешәндә узган “Без тарихта эзлебез” (“Эхо веков в истории семьи”) республика бәйгесенең зона этабында Бөгелмәдән килгән Малыхиннар – Ковальчуклар нәселе беренче урын яуладылар, безнең якташлар - Мортазиннар гаиләсе икенче урында, Азнакайдан Галиевлар өченче булдылар.

    Җюри рәисе, Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, әлеге бәйгедә җиңелүчеләр юк, чөнки фестивальнең төп максаты – гореф-гадәтләрне, милли йолаларны, киемнәрне, ашларны, телне, асылда - милләтне саклап калу.

    -Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, - дип билгеләде Гөлнара Зәкәрия кызы.

    Район кунакларын район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да сәламләде.

    -Һәр гаилә үзенең гореф-гадәтләренә һәм иҗади традицияләргә бай, аларны саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Әлеге бурычны үтәргә нәкъ менә шундый чаралар да этәргеч булып тора, - диде ул.

    Район мәдәният йортында Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы һәм Чирмешән районнары вәкилләре  башта нәсел шәҗәрәләрен, милли ризыкларын, нәселләрендәге үзенчәлекле экспонатларны, документларны күргәзмәдә тәкъдим иттеләр, аннан соң сәхнәгә чыгып, җыр-бию, нәфис сүздә осталыкларын күрсәттеләр.

    Фестивальдә катнашучылар рус, татар, мордва, чуваш телләрендә үзләренең гаилә тарихлары турында горурланып сөйләделәр. Әйтик, Сарманнан килгән Әгъләмовлар гаиләсендә әбиләре ясаган дисбене кадерле ядъкәр итеп саклыйлар икән. Мөслимдә яшәүче Хәбибуллиннар нәселендә 40 педагог исәпләнә, аларның гомуми педагог стажлары 400 елдан күбрәк. Бөгелмәдән Малыхиннар – Ковальчуклар нәселеннән берәү хәтта РСФСРның Авыл төзелеше  министрлыгын җитәкләгән, Лениногорск районыннан килгән Ильиннар нәселендә крестьяннар гына түгел, хәрбиләр дә булган.

    Туймәт авылында яшәүче Ирина һәм Җәлил Мортазиннар икесе дә озак еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куялар, ике бала үстерәләр. Бүгенге чарада Ирина Ванчиковлар нәселенең 1699 нче елдан билгеле шәҗәрә агачын тәкъдим итте.

    -Без Бадамшах бабай нәселеннән, - диде Баулы районыннан Альбина Шәрәфетдинова. – Безнең шәҗәрәдә 11 буын күрсәтелгән. Беләсезме, шәҗәрәне төзү, нәселеңнең тарихын өйрәнү – ул бик мавыктыргыч эш. Әллә нинди кызыклы мәгълүматлар ачыклана. Бүген биредә күрсәтерлек гаиләбезнең истәлекле ядъкәрләре, бай тарихы бар. Без алар белән горурланабыз.

     

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: