Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән районында кияүләр мактаулы

Район газетасы редакциясе “Кияүләр турында язабыз” бәйгесенә йомгак ясады, җиңүчеләрне бүләкләде.

Кияүләр хакында килгән язмаларның барысы да газетада басылды. Алар арасыннан Мөнирә Җамалетдинова (Түбән Кәминкә) җибәргән “Минем киявем алтынга тиң” язмасы беренче урынга лаек дип табылды. Кара Чишмәдән Саимә Моратова (“Кара Чишмәнең изгелекле кияве”) – икенче, Бәркәтәдән Наҗия Мостафина (“Алтын кашык – кияүгә”) һәм Кара Чишмәдән Фәнис Шәфыйков (“Олы йөрәкле”) – өченче урын ияләре.

Шөкер, районда тәртипле, игелекле, яшәеше, эш-гамәлләре белән башкаларга үрнәк кияүләр күп икән.

“Кияүләр” бәйгесен йомгаклауны оештыруда, җиңүчеләргә бүләкләр алуда булышканнары өчен, эшкуар Алсу Нуруллинага һәм район инвалидлар җәмгыятенә (рәисе Мәдинә Талипова) рәхмәт җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.

-Арабызда мактауга лаеклар бик күп, - ди бәйге җиңүчеләренең берсе - 80 яшьлек Саимә апа Моратова. -Гомумән, без яхшы әйберләр турында күбрәк языйк.

Шушы көннәрдә 76 сын тутырачак Наҗия апа Мостафина редакция оештыручы башка бәйгеләрдә дә катнашачагын әйтте, бүген бүләкләнүе өчен рәхмәт белдерде.

Саимә апа, Наҗия апа да – аш-суга да осталар икән.

Җиңүчеләрне котлыйбыз, иҗат уңышлары, саулык телибез. Кияүләр исә гел мактаулы булсыннар.

Фото Гульсиры Шарифуллиной

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев