Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Бәркәтәдән Гыйнвановлар чәйне термопоттан эчәләр

“Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан” газеталарына язылучылар арасында призлар уйнатылып, алар ияләренә барып иреште дә.

-Без инде икенче тапкыр приз оттык, - ди бу юлы термопотлы булган Габдрәхим Гыйнванов. – Моңа бик сөендек. Бүләк бирүчеләргә, редакциягә бик зур рәхмәт. Без район газетасын гел кызыксынып укыйбыз, аны көтеп алабыз.

Район газетасы редакциясе, 2021 елның икенче яртысында алдыру өчен, газетага язылучылар арасында барысы ун приз уйнатты, төп бүләк – термопот иде.

Редакция призлар алуда булышкан иганәчеләргә: Софьевка карьерына, район инвалидлар җәмгыятенә, урман хуҗалыгына, шәхси эшмәкәрләргә: Илдус Гыйләҗевка һәм Илназ Мортазинга янә рәхмәт җиткерә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X