Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"Безнең Чирмешән"нең төп призын Чирмешәндә яшәүче отты (ВИДЕО)

Район газетасы редакциясе “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан”га язылучылар арасында призлар уйнатты.

Отышлар уйнатуда 17 райондашыбыз катнашырга теләк белдерде. Алар, 2020 елның икенче яртысында алдыру өчен газетага язылуны раслап, заказ карточкасы һәм касса чегы күчермәләрен җибәрделәр.

Һәм менә редакциядә призлар уйнатылды. 7 кеше аш-су җыелмасы отты.

Алар: Рабига Гарифуллина (Чирмешән), Татьяна Борисова (Иске Котыш), Алексей Никонов, Валентина Кузина, Ләлә Мөхәммәтшина (Чирмешән), Габдрахим Гыйнванов (Бәркәтә), Анна Семайкина (Күтәмә).

Төп приз – мультиварка Чирмешәндә яшәүче Искәндәр Заһитовка насыйп булды.

Аны һәм башка кайбер бүләкләрне якташыбыз, Кармышта туган, Түбән Камада яшәүче һәм эшләүче юмарт иганәче Фәгыйль Гатиятов кайтарды, аңа бик зур рәхмәт.

-Мин үзем дә район газетасына язылам, Кармышта йортым бар, кайткан саен “Безнең Чирмешән”не кулга алам, барлык хәбәрләрне кызыксынып укыйм, - ди Фәгыль Әбүбәкер улы.

Призларның берничәсе “ТАТМЕДИА” җәмгыяте булышлыгы белән алынды.

Призлар отучыларны котлыйбыз, бүләкләрен редакциягә кереп алуларын сорыйбыз. Үзең белән паспорт алып килергә кирәк.

Шуны да белдерәбез, “ТАТМЕДИА” басмаларына язылучылар арасында “Подписка өчен мотоблок һәм башка призлар!” (“Мотоблок и другие призы за подписку!”) алу акциясенә заявкалар алу тәмамланган, тиздән аңа да йомгак ясалачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев