Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Түбән Чегодайдагы Җәлил урамына торналар “төшкән”

Түбән Чегодай авылының Җәлил урамыннан узучыларга бер пар торна “сәлам бирә”.

92 яшьлек Әминә әби Мөхәммәтшина йорты каршындагы тирәккә бер пар торна “оялаган”. Ана торна бала чыгара, атасы сакта.

 - Пластмассадан  ясалган бу кошларны Түбән Камада яшәүче туганыбыз Исхак алып кайтып, очы киселгән агач өстенә шулай урнаштырган иде. Ул нигезебезне бизәп, матур булып тора, - ди Әминә әбинең Лениногорск районында яшәүче кызы Гөлфия.

 Әминә әби җәйләрен гомерен авылда үткәрсә, кышкылыкка аны балалары шәһәрләргә алып китеп тора. Биш бала үстергән якташыбыз “Ана даны” медале иясе. 12 яшеннән колхозда хезмәт куйган ветеранга, мәрхүм ире Исмәгыйль белән, шактый еллар бөртек комбайнында да эшләргә туры килгән.

Марат Гомәров, Лилия Саттарова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев