Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Ивашкино аучысы өч бүре атып кайткан

Бәркәтәдә һәм Иске Кадида кирпеч заводлары төзергә җыеналар. Кармыштагы терлекчелек фермасында кер юу пункты ачылган. Ә Ивашкино авылы аучысы берьюлы өч соры бүре атып кайткан. “Ленин юлында” газетасының элеккеге саннарында шундый хәбәрләр дә бар.

55 ел элек

Бәркәтәдән тәҗрибәле сатучы Гомәр Шарапов товар әйләнешн планын ай саен үтәп бара. Күптән түгел ул авылдагы дүртенче яңа кибет белән җитәкчелек итә башлады.

“Ленин юлында” – 1 февраль, 1967 ел.

Чумачка авылында станционар киноустановка бар. Киноны Бәркәтәдән киномеханик иптәш Кадермиев, ярдәмчесе белән, һәр көнне күрсәтә. Тик кинога йөрүчеләр аз, чөнки клубта салкын, шартлар юк.

“Ленин юлында” – 8 февраль, 1967 ел.

Күтәмә авылыннан фронтовик Иван Григорьевич Сорокин  Кызыл Йолдыз, II Дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм Таҗикстан ССРның Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры. 65 яшьлек ветеранны мәктәп укучылары белән очрашуга дәштеләр.

“Ленин юлында” – 17 февраль, 1967 ел.

50 ел элек

“Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында (Лашман) Х. Лотфуллина, С. Талипова 88 центнер көл-ашлама җыеп складларга тапшырдылар.

“Ленин юлында” – 2 февраль, 1972 ел.

“Шушма” колхозы (Бәркәтә) терлекчесе, комсомолец А. Нәфыйков ДОСААФ лотереясына – “ИЖ-Юпитер-2” мотоциклы, “Октябрьнең 50 еллыгы колхозыннан Д. Гатауллин “Луч” хатын-кызлар сәгате отты.

“Ленин юлында” – 16 февраль, 1972 ел.

Матрос Сергей Репинның балачагы һәм мәктәп еллары Чирмешән авылында үтте. Хәзер ул хәрби һәм политик әзерлек отличнигы, хәрби-диңгез флотының класслы белгече.

“Ленин юлында” – 23 февраль, 1972 ел.

45 ел элек

 Лашман кибете эшчеләре Хәниф Гыйматдинов һәм Фәния Сабировалар ферма эшчәннәренең эш урыннарына барып, беренче товарлыклы-сөтчелек һәм дуңгыз фермасы эшчәннәренә – 700, ә икенче товарлыклы-сөтчелек фермасы терлекчеләренә 450 сумлык товар саттылар.

“Ленин юлында” – 9 февраль, 1977 ел.

14 февральгә район басуларында, бер эздән тотуга күчереп исәпләгәндә, 90 мең гектардан артык мәйданда кар тотылды.

“Ленин юлында” – 16 февраль, 1977 ел.

1976 елда Чирмешән кирпеч заводында – 813 мең данә, Лашман заводында 400 мең данә яндырылган кирпеч чыгардылар, ә XXII партсъезд исемендәге колхозның (Иске Үтәмеш – ред.) кирпеч заводында 360 мең данә кирпеч яндырылды.

“Шушма” (Бәркәтә) һәм Тукай исемендәге (Иске Кади) колхозлар да яңа кирпеч заводлары төзүгә керештеләр. Кызганыч, былтыр Киров исемендәге (Яңа Кади) һәм Фрунзе исемендәге (Әккәрәй) колхозларда кирпеч җитештерүгә җитәрлек әһәмият бирелмәде.

“Ленин юлында” – 19 февраль, 1977 ел.

Быел кар аз яуды, шуңа күрә басуларда кар катламын тирәнәйтү өчен барлык чараларны күрергә кирәк... Орджоникидзе исемендәгеколхозда (Югары Кәминкә, Керкәле) дистәләрчә колхозчы, тракторлардан тыш көн саен уҗым басуларына чыгып, кар катламы юка булган урыннарда көрәк белән казып, кар буразналары ясыйлар.

“Ленин юлында” – 26 февраль, 1977 ел.

40 ел элек

Киров исемендәге колхозда (Яңа Кади) терлекләр өчен өстәмә витаминлы азык -  ылыс әзерләүгә зур игътибар бирелә. Ылыс “Волгарь” белән даими ваклатыла. Ул сыерлар өчен әзерләнә торган чүпрәгә кушып та һәм парландырылган саламга катнаштырып та бирелә.

“Ленин юлында” – 5 февраль, 1982 ел.

Ивашкино авылыннан А. Чумаков иң яхшы аучылардан санала. 1 февраль көнне ул иртәдән үк үзенең “Буран” снегоходы белән ауга чыгып китә. Аның берьюлы 3 соры бүре атып алып кайтуына бөтен авылдашлары гаҗәпләнгән.

“Ленин юлында” – 19 февраль, 1982 ел.

35 ел элек

Район үзәгендәге “Чәй йорты” хәзер һәр атнаның җомга көнендә яшьләр ихтыярында дияргә була. Монда ВЛКСМ райкомы инициативасы белән яшьләр кичәләре үткәреләчәк.

“Ленин юлында” – 4 февраль, 1987 ел.

Ульяновка сигезьеллык мәктәбендә укучы балаларның күбесенең әти-әниләре терлекчелек фермаларында эшли. Күптән түгел пионерлар фермага концерт куярга бардылар.

“Ленин юлында” – 11 февраль, 1987 ел.

Яңа Кади авылында 320 укучыга исәпләнгән мәктәп бинасы төзи башладылар, хәзер объектның нигез ташлары салына.

“Ленин юлында” – 14 февраль, 1987 ел.

“Алга” колхозында (Кармыш) районда иң әүвәл кер юу пункты ачылды. Монда килүчеләрнең күбесе – терлекчеләр. Алар эштә, көндәлек тормышта кулланыла торган кием-салымны юу өчен тудырылган мондый уңайлыктан бик канәгать.

“Ленин юлында” – 25 февраль, 1987 ел.

Ворошилов исемендәге колхозның (Ульяновка) үзәк усадьбасындагы товарлыклы-сөтчелек фермасы урнашкан профилакторийда гинекологогия, стоматология, терапия кабинетлары бар. Пациентларны дәвалау өчен заманча, кыйммәтле аппаратлар кайтарылган.

“Ленин юлында” – 27 февраль, 1987 ел.

Урманасты Үтәмеш авылына кергәндә нинди матур алма бакчасы бар иде. Хәзер бакчаның коймасы юк, ул ташландык хәлдә, маллар таптап йөри.

“Ленин юлында” – 28 февраль, 1987 ел.

Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев