Җиләктә
Юл кырыенда, урман янында җиләк җыючылар күренгәч, без дә шунда тукталдык.
Елына күрә, җиләкләрнең эреләре дә бар, вакларына кадәр кып-кызыл. Җире тапталмаган диярлек.
Безнең янга янә бер машина килде. Аннан зур чиләк тотып төшкән хатын-кыз уңышлы урынга, “уйдыкка” туры килде бугай, әүвәл утырган урыныннан кузгалмады да. Шофер егет тә ерак китмәде – машинасыннан аерылмады, килү белән телефонын кабызды да, ниндидер уен башлады.
- Улым, бигрәк күп бит җиләк, үзең җыеп булса да аша инде, һава сула, - диде әнисе.
- Мин җиләк җыярга яратмыйм, - дип, яшь егет ишеген ябып куйды; телефонын кулыннан төшермәде дә.
Ярты сәгатьләп вакыт үткәч, әнисе “җиләк җыярга яратмаучы” улына бер уч җиләк китереп бирде...
Кадыйр Гомәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев