“Что? Где? Когда?” телевизион уенындагы кебек “кара тартма”дан куян отармын, дип кем уйлаган...
Берничә ел элек булды бу хәл. Элеккеге эш урынымда һөнәри бәйрәмне билгеләргә кафега чакырдылар. Алып баручы, гадәттәгечә, чарага килгән кунакларның күңелен күтәрер өчен төрле бәйгеләр оештырды. Һәм менә ул кичәнең суперпризы уйнатылуын игълан итте.
Баксаң, “кара тартма”да нинди суперприз яшерелгәнен белергә кирәк икән. Кунаклар вариантларны әйтә башлады. Алып баручы биргән “подсказкалар” буенча юри генә, куян, дигән идем, дөрестән дә, тартмада тере кролик булып чыкты.
Суперпризны өйгә алып кайттым. Балалар сөенделәр инде. Калдырыйк та, калдырыйк, диләр. Ә моңа кадәр безнең куян асраганыбыз юк иде. Балалар сорагач, озынколаклар үрчетеп карарга булдык.
Бер танышларыбыздан ана куян да алып кайттык (тегесе ата иде). Озакламый кролигыбыз балалады, ул балалары матур гына үстеләр. Тик суярга жәлләдек. Күрәмсең, шуны сизенеп, ана куян да, балалары да чыгып качтылар да, югалдылар. Ә атасын танышларыбызга кире бирдек.
Куянга караганда, зур терлек асравы җайлырак икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев