Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешән колхозчылары бер “Волга”, ике “Москвич” откан

Район газетасының элек чыккан саннарына күз салып утырганда, ул елларда булган әллә никадәр искитмәле вакыйгаларга юлыгасың. Әйтик, 1968, 1973 еллардагы гыйнвар айларында гап-гади өч колхозчының автомашиналар, аларның берсенең хәтта “Волга“ отуын укып ничек тел шартлатмыйсың?!

 

Ике айда – районга өч  җиңел машина! Кызык булып китте, 50, 55 ел элеккеге әлеге сөенечле вакыйгаларның шаһитлары, отыш ияләре исән-саумы икән?

30 тиенлек лотеряга – “Волга” машинасы

 “Татарстан” колхозы (Түбән Кәминкә - ред.) төзүчесе Муса Ибраһимов өчен Яңа ел бәйрәме икеләтә шатлыклы булды. Кызлары Гөлшат исеменә алынган 30 тиенлек лотерея билетына, аңа “Волга” автомашинасы чыккан. 8 бала әтисенә менә дигән бүләк!” 1968 елның 6 гыйнварында  “Ленин юлында” газетасында менә шундый хәбәр басыла.

Белешә торгач, таптым мин ул кызны, Лениногорскида яши икән. Гөлшат апа Ганиева ул елларны искә төшереп, телефон аша менә нәрсәләр сөйләде:  

-10, 11 класстамы Лашман мәктәбендә укый торган чагым, әти 1 сум акча биреп, ике лотерея билеты алырга кушты, калганына  кинога керерсең, диде.  Мәктәп янындагы почтадан 30ар тиеннән ике лотерея алдым, 40 тиене ике тапкыр кинога барырга җитә. Лотереяларның берсенә үземнең исемне - Гөлшат дип, икенчесенә  сеңелем Гөлйөземнекен язып куйдым. Шуның белән бетте бит инде, бу хакта оныттык...

5 гыйнварда тираж килде, туганнан туганым, мәрхүм Хәмит алып кергән бу газетаны. Тиражны ачтым – бер нәрсә юк. Башы беренче биттә булган икән, аннан карасам, бөтен номер килә: “Әни, “Волга”, “Волга”!”, - дип кычкырып җибәрдем. Әни: “Кызым, 8 балалы гаиләгә, 30 тиенлек лотереяга кем “Волга” бирсен, булмаганны, - диде, ышанмыйча. – Бар, Фәрхать абыеңа кереп чык әле!” – ди. Хәзер мәрхүм инде  Фәрхать абый Камалов та. Шул,  Фәрхать абый карады да: “Сеңелем, “Волга” - синеке” – диде. Шатлык булды инде, аннан әти эштән кайтты. Озакка сузмыйча, отышны  Чирмешәнгә барып “оформить” тә иттеләр. Аннан безгә киемнәр, пальтолар алып кайтканнары истә әле. Район үзәгендә: “Абзый, машина Бөгелмәгә кайткач хәбәр итәрбез”, - дигәннәр.

Февральдә хәбәр килде. Машинаны Бөгелмәдән олы апаларга, Лениногорскига алып кайтып гаражга куйганнар,  авылга керергә юл юк бит. Аны май бәйрәмнәрендә генә алып кайттылар. Төсе - “морская волна”. “Волга”лы булып куйдык шулай. Әти шофер булып эшли иде. Рәхәтен күрдек отышның. Әтиләр аның белән анда-монда кунакка да күп йөрделәр.

1975 елда авылда йортны сатып, Лениногорскига күчендек. Безнең - сигез баланың (җиде кыз, бер малай) күбесе анда иде инде. “Волга” белән авылга Сабан туйларына кайтып йөрдек. Әтигә: “Бу машинаңны  сат, “Жигули” бирәбез”, - дип сорап-сорап та килгәләделәр, әти мәрхүм сатмады. 90 нчы елларга кадәр хезмәт итте откан “Волга”быз, искергәч, абый аны сатып җибәрде.

Сү уңаеннан, Гөлшат апа туган ягын сагынып яши. Район яңалыкларын газета сайтыннан укып бара икән. Ире Югары Чегодайдан, Ганиевлар нәселеннән.

“Москвич”ны абый отты”

Туры килүен әйт, нәкъ биш елдан шул ук Түбән Кәминкәдә  икенче бер кеше машина ота.

“Татарстан” колхозы төзүче-балта остасы Касыйм Низамовның СССР ДОСААФ лотереясы бәхетле булып чыкты, ул 4939 сум 80 тиенлек “Москвич-412” автомобиле отты” - “Ленин юлында” – 13 гыйнвар, 1973 ел.

 Мәрхүм Касыйм абый Низамовның улы Габбас ул чактагы бу хәлне болай искә алып сөйләде.

-Наил абый (хәзер мәрхүм) Лениногорскида ДОСААФ мәктәбендә шоферлыкка  укый   иде.  Аларга шуннан билетлар биргәннәр, сату өчен Абый авылга  30 лотерея билеты алып кайтты. Сизгән сыман, әти берсен дә саттырмады, 50 тиенлек 30 лотереяны 15 сумга үзебезгә алып калдык. Абый берәр айдан, ноябрьдә бугай, армиягә китте.

Минем мәктәптә, 7-8 нчеме классларда укыган чаклар. Мәктәп белән почта янәшә генә, анда лотереяның тиражы килгән. Почтага кереп газетадан тикшердем, отышын күреп, шатлыктан “Москвич” чыкты!”, - дип кычкырып җибәрдем.

Әтиләр машинаны Казаннан алып кайттылар. Аксылрак төстә иде ул. Әтинең “правасы” юк, ул азрак йөрде дә, армиядән кайткач,  абый машинаны Чаллыга алып китте. Шулай тузды бугай, саттымы инде, туздымы.

Шатлыклы вакыйга булды инде: ул вакытта бит авылда да бер-ике генә җиңел машина бар. Машина хәтле  машина от әле син!

Константин Борисов - Братсводан

Ышанмассыз, шул ук елны Түбән Кәминкәдән ерак түгел авылда тагын бер гаилә “Москвич”лы була.

“Алга” колхозыннан тракторчы Константин Дмитриевич Борисов та 30 тиенлек лотерея билеты алган иде. Аның билетына тираждагы иң зур отыш – “Москвич-412” машинасы чыкты” - “Ленин юлында” – 19 гыйнвар, 1973 ел. “Алга” дигәч, Кармыш белән бер колхоз булганнардыр дип, Әккәрәйгә шалтыраттым, Борисовлар анда бар: тик Әккәрәйдә Константин Борисов дигән кешене белүче булмады. Аптырабрак Кармыштан ветеран Оркыя апа Харрасовага шалтыраткан идем – нәкъ кешесенә эләктем.

-Константин Борисов  Яшәүчедән ике-өч чакрым арырык урнашкан Братстводан авылыннан. Ул авыл 10-15 йортлы, кечкенә чуваш авылы иде. Алар белән бер колхоз идек, бик эшле, уңган халык иде. Алгарак китеп әйтим, кечкенә авыллар беткән елларда, аларның күбесе Әлмәт районының Чуваш Сиренькиносы (Сәрән) авылына күченделәр, - диде Оркыя апа. - Константин лотерея билетын миннән алды. Ул елны колхозда кассир булып эшли торган вакытым. Эш хакы биргәндә, вак акча булмагач, аңа ике-өч лотерея тәкъдим иттем. Шуңа “Москвич” откан. Кызлар белән чәй эчәрсез, дип, рәхмәт йөзеннән күчтәнәч тә кертеп чыкты. Авыррак яшиләр иде, нәкъ кешесенә булды бу,  дип аның өчен сөенгәнебез истә. Белмим, Константин исәнме икән, бездән яшьрәк иде әле ул.

Оркыя апаның соравына җавап эзләп, Чуваш Сиренькиносы авыл җирлеге башкарма комитетына да шалтыраттым. Анда кечкенә чагында Братсвода яшәгән Зоя ханым эшли икән, ул әнисеннән сорашып килде. “Москвич” отучы Константин Борисов Самара шәһәрендә яшәгән, хәзер мәрхүм икән.

Марат Гомәров фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев