Бәркәтәдә 80 яшьлек Шәмсебисал әби ындыр табагына эшкә чыккан
Без бу хакта язган идек.
30 ел элек
Районның 39 мәктәбендә быелгы уку елында 3,5 меңләп укучы белем алачак.
“Ленин юлында” – 2 сентябрь, 1992 ел.
Кызыл Чишмә авылында дистәләгән еллар ябылып торган башлангыч мәктәп бинасы кабат ачылды.
“Ленин юлында” – 2 сентябрь, 1992 ел.
126 йортлы Әмир авылында дин йорты – районда алтынчы мәчет ачылды.
“Ленин юлында” – 2 сентябрь, 1992 ел.
Бик тиздән район үзәк больницасында УЗИ кабинеты эшли башлаячак.
“Ленин юлында” – 2 сентябрь, 1992 ел.
1989 елда оешкан Чирмешән эреләндерелгән нефть һәм газ чыгару промыселында бүген барысы 115 кеше эшли.
“Ленин юлында” – 4 сентябрь, 1992 ел.
“Хәзер газ баллонының бәясе, былтыргы белән чагыштырганда, 100 тапкыр артты, көнкүреш техникасы, азык-төлек тә нык кыйммәтләнде, әмма суганның бәясе (килограммы) нибары 15 сум. Ул суган җиңел генә үсми бит, чүбен утый-утый азапланганны үзебез генә беләбез”.
(Редакциягә килгән хаттан).
“Ленин юлында” – 9 сентябрь, 1992 ел.
Районыбызда үзешчән композитор, популяр башкаручы Фирзәр Мортазин булып китте. Аның чыгышлары зур алкышларга күмелде.
“Ленин юлында” – 9 сентябрь, 1992 ел.
“Хәзер мәдәният йортларында кышкы сезонга әзерлек бара. Бүген иң авырткан җиребез – ягулык, чөнки күпчелек мәдәният йортларына - күмер, ә Иске Элмәле һәм Лагерка авылларындагы клубларга утын кирәк”.
“Ленин юлында” – 9 сентябрь, 1992 ел.
Бәркәтәдән 80 яшьлек Шәмсебисал әби Гайнанова урак чорында түзмәде, колхозның ындыр табагына булышка килде, бөртек чистартуда катнашты.
“Ленин юлында” – 11 сентябрь, 1992 ел.
Күтәмәдә 21 сентябрьдә гыйбадәт кылу йорты ачыла.
“Ленин юлында” – 16 сентябрь, 1992 ел.
Райондагы көнкүреш хезмәте йортында икенче ел инде аяк киемнәре тегәләр. Монда барлыгы җиде кеше эшли.
“Ленин юлында” – 30 сентябрь, 1992 ел.
20 ел элек
Иске Кадида яңа мәктәп бинасы ачылды, Девичья Полянага асфальт юл ясалды.
“Безнең Чирмешән” – 4 сентябрь, 2002 ел.
Чирмешәндә яңа, Кояшлы (Солнечный) урамында суүткәргеч сузу өчен җир казу эшләре башланды.
“Безнең Чирмешән” – 11 сентябрь, 2002 ел.
Тагын бер айдан Саескан тавы (Сорочьи Горы) һәм Мурзиха ярларын тоташтыручы күпер файдалануга тапшырылачак. Аннары Казанга баручылар-кайтучылар Кама елгасы аша бик тиз чыгарлар (паром кичүендә интегүләр артта калыр).
“Безнең Чирмешән” – 21 сентябрь, 2002 ел.
Казанка юлы өстендәге “Өмет” (“Надежда”) инвалидлар авылы төзелешендә, булачак беренче йорт өчен нигез ясыйлар.
“Безнең Чирмешән” – 28 сентябрь, 2002 ел.
Чирмешән елгасын чистарта башлар өчен әзерлек эшләре бара. Әлегә земснаряд монтажлана. Тулаем елга төбеннән 300 мең кубометр грунт өскә күтәреләчәк.
“Безнең Чирмешән” – 28 сентябрь, 2002 ел.
15 ел элек
Бүген 250гә якын бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Узган уку елында беренче сыйныфка 240 бала кергән.
“Безнең Чирмешән” – 1 сентябрь, 2007 ел.
Районга “2006 елда Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” Дипломы тапшырылды.
“Безнең Чирмешән” – 12 сентябрь, 2007 ел.
Район үзәге Чирмешән авылының 275 еллык юбилеен мәңгеләштерү йөзеннән стела ясамакчылар. Ул стадионнан арырак, юл кисешкән урында (Кече Чегодайга җитәрәк) быел ук куелачак.
“Безнең Чирмешән” – 19 сентябрь, 2007 ел.
Чирмешәндә, автостанция каршында төзелүче күпфункцияле сәүдә үзәге бинасының (“Кәрвансарай” – М.Г.) түбә өлешен ясый, балкалар, кайчылар куя башладылар. Киләсе елда ачылырга тиешле Боз сарае төзелешендә дә эш кайный, беренче субайлар кагылган да.
“Безнең Чирмешән” – 29 сентябрь, 2007 ел.
Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев