Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Бардада татар теленә кадер-хөрмәт сокландырды

“Ак калфак” оешмасының Чирмешән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Харисова Пермь краеның Барда җирлегенә сәяхәттән анда яшәүче татарларның гореф-гадәтләрне, телебезне саклап, хөрмәт итеп яшәвенә сокланып кайткан. Аның белән әңгәмә шул хакта.

- Гөлгенә ханым, шундый ерак җирләргә ничек барып эләктегез?

- Күптән түгел Пермь краеның Барда җирлегендә Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты төбәк “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы узды. Чарада Россиянең Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан, Новосибирск, Пенза, Омск өлкәләреннән, Пермь краеннан, шулай ук Татарстанның 28 районы һәм шәһәрләреннән җирле оешмалар вәкилләре катнаштык.

- Ул яклардагы милләттәшләребезнең туган телгә мөнәсәбәте нинди?

- Мине Пермь татарларының гореф-гадәтләрне саклап калып, татар теленә булган кадер-хөрмәте сокландырды, хәтта көнләшеп тә куйдым. Юкса, без Татарстанда яшәп, балаларыбыз белән вата-җимерә русча сөйләшәбез. Ә бит тәрбия, туган телеңә, үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү, беренче чиратта, гаиләдән килә.

- Телдә аермалыклар да бардыр инде?

-Чыннан да, кайбер кул эшләнмәләренең аталышларына игътибар иттем. Әйтик, Пермь татарларының сөлгегә сөртү (кәләш сөртүе, туй сөртүе, көрәш сөртүе), оекбашны - чөлкәбаш, бияләйне - иләсә, алъяпкычны - алчеприк дип йөртүләре бик кызык тоелды.

- Бардада сезне ничек каршы алдылар?

- Бик яхшы, кунак иттеләр. Андагы татарлар бик үзенчәлекле, ихлас, кунакчыл, гади булулары белән дә үзләренә җәлеп итеп, тартып торалар. Бик күңелле, файдалы сәфәр булды. Бардалылар белән күптәнге танышлар, туганнар кебек аралаштык, үз өемдәге кебек хис иттем. Бик бай мәдәни программа әзерләгәннәр. “Ялгыз каен күзе” дип аталган спектакль тәкъдим иттеләр, сәнгать осталары һәм милли ашлар күргәзмәсендә агачтан эшләнгән самавырлар, вазалар ясау остасы, чабата үрүче белән дә таныштык. Һәм башка бик күп чаралар күңелгә кереп калды. Кая гына барсак та, безне чәк-чәк белән каршы алдылар. Әлеге милли ризык та аларда үзенчәлекле, түгәрәк итеп ясалган һәм кырмыска өеме сыман.

Тагын шунысы бик кызыклы – аларның түбәтәйләре дә безнең яклардагыдан аерылып тора, биек түбә һәм дүрт клиннан ясалган пирамида. Сәяхәтем, гомумән, тәэсирләргә бай булды: тәҗрибә, белем белән уртаклашу, яңа танышулар, энергия белән тулыланып, канатланып кайттым. Үзебездә дә татар телен үстерергә, аңа булган игътибарны һәм ихтирамны арттырырга дигән теләкләр белән дәртләндем.

Гөлгенә Харисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев