Чирмешәнлеләр себер наратларыннан “Победа!” сүзен язды
Җиңү бәйрәме алдыннан Чирмешәндә “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе узды. Анда катнашучылар район башлыгы Рамил Айбатов белән бергә, Сабан туе паркына керү юлы каршындагы калкулыкка фронттан әйләнеп кайтмаган чирмешәнлеләр истәлегенә 110 себер нараты утырттылар.
Яшь агачларны, җиңүчеләргә рәхмәт белдерү символы буларак, “Победа!” (“Җиңү!”) сүзе барлыкка китерерлек итеп урнаштырдылар. Акциядә район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, волонтерлар һәм ата-бабаларыбыз истәлеген сакларга теләгән җирле халык катнашты.
- “Хәтер бакчасы” - ул агач утырту гына түгел, ә киләчәк буыннарга Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерәчәк тере һәйкәл. Без тарихны саклауга һәм туган якны бизәүгә үз өлешебезне керттек, – диде Рамил Тәлгать улы.
Бөтен Россия буйлап узучы бу акция кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет кешесе истәлегенә паркларда һәм скверларда агачлар утыртылачак.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев