Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән поликлиникасында эшләүче Гөлсинә Гыйльфанова һөнәрен дөрес сайлаган

Сабырлык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык, намуслылык — шәфкать туташы эшен уңышлы башкару өчен бу - иң мөһим сыйфатлар. 35 ел дәвамында район кешеләренә ярдәм итеп, хезмәтен яратып яшәүче Гөлсинә Гыйльфанова боларның барысына да ия.

Авыру кешенең зарларын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керә белү өчен күңел нечкәлеге дә кирәк, ә киеренке шартларда дөрес карар кабул итү, кеше гомере өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу күпме көч, эчке ныклык һәм сабырлык таләп итә!

Әмир авылында туган Гөлсинә Гариф кызы 1984 елда Бөгелмә медицина училищесын тәмамлап туган районына эшкә кайта. Яшь белгечкә район үзәгеннән шактый ерак урнашкан Чумачка авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында да, Шешминка участок больницасында да эшләргә туры килә.

Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә дә эшли ул. Соңгы елларда тәҗрибәле шәфкать туташы хезмәтен поликлиникада хирург кабул итү кабинетында дәвам итә. Аның турында “үз һөнәрен дөрес сайлаган” дип, һич икеләнмичә әйтергә була.

- Шәфкать туташы булып эшләү җиңел түгел, ләкин яраткан хезмәтемнән тәм табып, сайлаган һөнәремә бөтен күңелемне биреп, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшим,   - ди Гөлсинә ханым. - Шәфкать туташы булып эшләү - кызыклы гына түгел, авыр да. Эш вакытында төрле холыклы кешеләр белән аралашырга туры килә, әмма савыгуларына  минем дә өлешем кергән райондашларыбыздан ихлас рәхмәт сүзләрен ишетү бик рәхәт. 

Сүз уңаеннан, Гөлсинә Гыйльфанованың кызы Илүзә дә әнисе юлыннан киткән, бүген ул медицина институтында укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев