Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкә авылында яшәүче Якуб һәм Мәснүга Таҗиевларның гаилә коруларына 64 ел

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Ул сирәк гаиләгә тия.

Бүген алар икесе дә таякка таянган, шуңа да карамастан, икесе дә оптимист, көр күңеллеләр.

Якуб Рамазан улы Югары Кәминкә авылында туа. 1941 нче елны беренче сыйныфка укырга керә.

- Авылда 7 нче сыйныфны тәмамлагач, документларым белән Лашманга юл тоттым, урта мәктәп анда иде. Бардым, директорны таптым. “1 сентябрьдә килерсең. Үзең белән 150 сум акча алып кил”, - диде ул миңа. Әтиләре сугыштан исән кайткан укучылар шулай акча түләргә тиешләр иде. Ул заманда 150 сум акча бик зур сумма иде, андый акча булмагач, мәктәпкә дә бара алмадым, - ди Якуб бабай. – Колхозда эшләдем, тракторчыга укыдым, армиядә хезмәт итеп кайткач, йөртү таныклыгы да алдым. Гомерем буе машинада, комбайнда эшләдем.

Мәснүгә әби Керкәле авылында 1935 нче елны туа. Сугыш башланган елны ук әтисен фронтка алалар, бер апасын Казанга заводта эшләргә алып китәләр. Шул елны әнисе игезәк кызлар алып кайта. Шулай итеп 6 яшьлек Мәснүгә әнисенең беренче ярдәмчесе, өч сеңелесенә апа булып кала.

- Әни эшкә киткәнчә, ипине йомшартып чүпрәккә өтереп калдыра, игезәкләр елый башласалар, шуны бирәм, - дип сөйли Мәснүга әби. – Укытучы килә, мәктәпкә чакыра, әни җибәрми, чөнки балаларны карарга кирәк, өскә кияргә кием дә юк.

Сабыйларның гомере кыска була. Бер яшен дә тутырмыйча, игезәкләрнең сыңары үлеп китә.

- Шул вакытта минем шатланганымны күрсәгез. Җыелган әбиләр миңа карап – карап алалар, ә мин хисләремне яшерә алмыйм. Бала булганмын шул инде, - дип авыр сулап куйды әби. –Ярты елдан соң икенчесенең дә гомере өзелде. Анысын кызгандым, еладым.

Мәснүгә әби үзенең тормыш юлы турында озак сөйләде, бер китап язарлык. Кечкенә генә татар авылыннан чыккан хатын-кызны тормыш гел сынап торган. 15 яшьлек кыз, тол калган җизнәсенә кияүгә чыкмас өчен, өеннән качып, Горький өлкәсенә торф чыгарырга китеп бара. Ике елдан соң гына туган авылына кайта. Кайта да, бер елдан соң Казанга “Волгострой”га китә.

- Казанда Кремль янындагы транспорт дамбасын төзүдә катнаштым, - ди Мәснүга әби.

1956 нчы елны авылга ялга кайта ул. Яшьләр аулак өйләрдә җыелышып кич утыралар. Берсенә Казаннан кайткан Мәснүга да бара. Гармун каешын җилкәсенә элеп, егетләр белән Якуб килеп керә һәм туп –туры кодачасы Мәснүгә янына барып утыра.

- Озак сөйләшеп, очрашып йөрмәдек. Үзара килештек тә, мартның буранлы төнендә, җиккән ат белән килеп алып китте, - ди әби.

Шул көннән 64 ел гомер узып та киткән. Беренче елларны яшь гаилә бәхет эзләп читкә чыгып киткән, төрле төбәкләрдә, төрле шәһәрләрдә яшәгәннәр, хәтта Казахстанга кадәр барып җиткәннәр. 60 нчы елның башында авылга кайтып төпләнгәннәр.

Таҗиевлар биш бала үстерәләр, бүген аларның тугыз оныклары, унбер оныкчыклары бар.

 "64 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нәрсәдә?" дигән сорауга алар бертавыштан: "Бер-береңә юл куеп, сабыр итеп, киңәшләшеп яшәүдә", - дип җавап бирделәр.

- Тормыш булгач, төрле чаклар булды, кызым, ләкин бабайның бер сүзе бар иде. Ул үзенең гаебен сизсә, “Извини”, дия иде. Менә шул “извини”е белән, гел гафу итешеп гомер узды безнең, - дип елмая әби.- Бабайга 42 яшь булгандыр, кызыбыз педучилище тәмамлап кайтты. Өйгә кунаклар җыелды, өстәлдә аракы да куйган идек. Менә шул вакытта Якуб торып басты да:” Өйгә кайтып кергән саен 10 күз карап тора, кызым да укытучы булды. Килешми миңа эчеп йөрергә”, - диде дә рюмкасын әйләндереп каплады. Шуннан бу сүзеннән чыкмады.

- Әби көн дә мине эшкә озатты, каршы алды, чиста йөртте, - дип кушылды карчыгы сүзенә бабай да. – Ярату ул бит, “яратам”, дип кенә тору түгел, ул бер-береңә ияләшү, бер-берең белән аңлашып яшәү.

Якуб бабай гармунын кулга сирәк алса да, без кыстагач баш тарта алмады, Мәснүга апага карады да: “Син җырласаң гына уйныйм”, - дип куйды.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев