Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодай ветераны 18 яшендә ут астына кергән

Югары Чегодайда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны хатирәләрен яңарта.

18 яшендә ут астына кергән Габделхак Җиһаншин, Аллага шөкер, үз нигезендә олы кызы Рәшидә һәм кияве Харис тәрбиясендә гомер итә. Аңа үткән ел 94 яшь тулган.

1942 елның декабрендә 17 яшен тутырган Габделхакны 1943 елның 11 гыйнварында сугышка алалар. Бу көнне алар авылдан өчәү (Әхмәт Назыйров, Әбелгата Шәмгунов һәм ул) чыгып китәләр.

-Әти белән әни елга буена төшеп озатып калдылар. Әхмәтнең әтисе ат белән Нурлатка илтте, кышкы көн кыска, караңгы тиз төшә, юлда бер авылга кереп кундык, - дип искә ала ветеран 76 ел элек булган хәлләрне. - Нурлатта төркем тупланганчы, 4-5 көн тордык, аннан эшелоннарга төяп Ерак Көнчыгышка алып киттеләр. Суык вагоннарда 20 тәүлек бардык.

Габделхак абыйның абыйсы – 18 яшьлек Сабирҗан бу вакытта инде фронтта була. Ата-ана икенче балаларын ут эченә озаталар. Кызганыч, абыйсы  өч тапкыр яралана, соңгысыннан тернәкләнә алмый, Ленинград өлкәсенең Колпино шәһәрендә госпитальдә үлә. Ул шунда, туганнар каберлегендә җирләнгән. Соңрак, сугыштан соң, Габделхак абый, балалары белән, абыйсы каберендә ике тапкыр булган.

Йөзләгән егетне корал белән эшләргә, сугыш кырында үз-үзеңне тотарга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр. Өч ай Байкал күле янында өйрәнүләр узалар.

-Казармабыз землянка формасында, җир өстенә кечкенә генә тәрәзәләр ясалган, чик буеннан японнар күренә иде. Туйганчы ашарга ризык юк, кыргый суган белән тукландык, - ди ветеран.

Аннан соң Калинин өлкәсендә хәрби өйрәнүләр узалар. 18 яшьлек Габделхак 1944 елның 10 июнендә Финляндиядә сугышка керә, 14 июньдә мина кыйпылчыгыннан аягы һәм кулы яралана.

-Бер солдат яу кырында ук яраларымны бәйләде, аннан - санчасть, 20 көн госпитальдә дәваландым, - ди Габделхак Җиһанша улы.

Госпитальдән соң якташыбыз Александр Матросов полкында элемтәче булып хезмәт итә.

-Миңа бурыч йөкләделәр - штаб начальнигы төзегән отчетларны, төрле документларны полк штабына илтеп җиткерү кирәк. Төнлә урман, күлләр, сазлыклар аша тиешле җиргә барып, әйләнеп кайта идем, - дип хәтер йомгакларын сүтте ветеран. - Гадәттә мин үзем генә йөри идем, бер вакыт Борисов фамилияле иптәшем белән барганда ул минага эләкте, күз алдымда аяк, куллары өзелде. Аны санитарлар килеп алды, ә мин юлымны дәвам иттем. Икенче бер вакыт документлар белән юлга чыккан гына идем, каршыма биш немец килеп чыкты, ничектер югалып калмыйча, аларны, әсир итеп, штабка алып кайттым.

Якташыбыз Эстония, Латвия халкын немец илбасарларыннан азат итүдә катнаша, 1945 елның 9 маен Рига шәһәре янында каршылыйлар. Сугыш тәмамланганнан соң ул  Ленинградта хәрби шәһәрчектә хезмәт итә, тагын биш елдан соң гына туган якларына кайтырга насыйп була.

-Туган йортыма 1950 елның 12 апрелендә кайтып кердем. Шентала станциясендә төшкәч, торф чыгарырга китүче авыл кызларын очратуым истә. Җәяүләп Чирмешәнгә юл тоттым, бер атка атланган, икенчесен җитәкләгән бер егет куып җитте. Ул абыйсын армиягә озатып кайтучы, кайсыдыр Элмәле егете булып чыкты. Икенче атка мин атландым, шулай итеп Чирмешәнгә кадәр кайттым, - дип сөйли ветеран бу шатлыклы көн турында. - Аннан авылга кадәр җәяүләп атладым.

Җиде ел хезмәттә булган кече сержантның күкрәген III дәрәҗә Дан ордены, “Сугышчан батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре бизи.

-Без бала вакытта әтинең медальләре белән уйнадык инде, аны кадерле әйбергә саналмаган, кайберләре югалган да. Әтинең сугыштан 1944 елның 10 декабрендә язган бер хатын кадерләп саклыйбыз, оныкларыбыз да әлеге өч почмаклы хатны кызыксынып укый, - ди  ветеранның кызы Халисә апа.

Габделхак абый сугыштан кайту белән колхоз идарәсендә хисапчы эшен алып бара, соңрак Бөгелмәдә комбайнчылар әзерләү курсларында укый, урып-җыю чорында 15 ел кыр корабын егәрли. Аннан соң пенсиягә чыкканчы колхозда склад мөдире булып эшли.

-Әти Түбән Чегодай белән ике арадагы складка гел җәяү йөрде, гел хәрәкәттә булды, шуңадырмы, без аның берәр җирем авырта, дип зарланганын белмибез, әле дә сәламәтлеге Аллага шөкер, биш вакыт намазын калдырмый, җомга намазына мәчеткә бара, урамга чыгып та йөреп кайта, - ди төп йорттагы кызы Рәшидә апа.

Габделхак абый 1951 елда Денис авылы кызы Рәйсә белән гаилә корып, 56 ел гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бүген тормыш иптәше һәм бер улы якты дөньяда юк инде.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ югары чагадайда устем. минем бабай шамгунов хаматгата иде, э мин шамгунов халис. хазер мин свердлау олкэсендэ торам. авылдашларым мин сезгэ хэрбарчагызга исэнлек телим.