Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодай авылыннан Минехәят әбигә 90 тулды

Югары Чегодай авылыннан Минехәят әби  Галиуллинаның 90 яшьлек юбилеенда барлык балалары бергә җыелып бәйрәм иттеләр. Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән дә котлаулар, һәм бүләк алды ул.

Минехәят әби сугышка кадәр үк, бала килеш,  әтисе белән уракка йөргәнен еш исенә төшерә. Ә инде Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре фронтка киткәч, тормыш йөген чын-чынлап тартырга туры килә аңа.

Иске Үтәмеш кызы 1952 елда Югары Чегодай егете Әшрафуллага тормышка чыга. Алар 63 ел бәхетле, тигез гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Юбилярның 9 оныгы, 8 оныкчыгы бар.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев