Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яшьли бер күзе күрми башлаган ветеран сынау арты сынау кичерә

Язмыш кешеләрне ничек кенә сынамый. Гаиләдә 14 нче бала булып дөньяга килгән Елховой авылы кызы Җәмиләне дә зур сынаулар көткән икән.

Балага алты атна вакытта, 51 яшендә әтисе Әбзалетдин үлеп китә. Бу 1942 нче – авыр сугыш еллары була. Төрле сәбәпләр аркасында, кайсы бәләкәй вакытта ук, кайберләре бераз үсеп, Җәмиләнең 11 туганы үлә. Алар өч туган гына калалар. Бүген инде абыйсы да, апасы да вафат.

-Миңа ике яшь вакытта әни безне - өч баласын ияртеп Коми республикасының Печора шәһәренә чыгып китә,  анда тимер юлда эшли. Менә шунда, күз тиеп, сул  күзем сукырая, - дип искә ала бу елларны әңгәмәдәшем. - Авыр эштән әни авырый башлый һәм без берничә елдан кабат Елховойга кайтканбыз.

Җәмилә апаның күзләрен бәләкәй вакытта да, үсә төшкәч тә төрле больницаларда дәвалыйлар, операцияләр дә кичерә, тик алга китеш кенә булмый. Яшь кыз үзенең бу кимчелеген күрсәтергә дә теләми, сау-сәламәт  кешеләр белән тигез колхоз эшенә йөри, саламын да өя, фермада сыерлар да сава. Яшьтән эшкә бик батыр була. Кичләрен чигү чигә, оекбаш, бияләйләр бәйли. Соңгы шөгылен әле олыгайгач та ташламый.

Җәмилә апа Бәдриева 27 яшендә Үзбәкстанда яшәүче бер авылдашына кияүгә чыгып, Ташкент якларына китә. Язмыш яшь хатынга тагын сынау әзерләгән булган, кызы Минзиләгә бер яшь тә тулмаган килеш ире үлеп китә. Алар карт әнисе янына кайтып сыеналар.

Кызын әнисенә калдырып, ул кабат фермада сыер сава башлый, уңган хатын вакытын һич бушка уздырмый, төрле юллар белән акча эшли. Акрынлап сыерлы да булалар, йорт та сатып алалар. Җәмилә ирсез яшәсә дә  малсыз тормый, фермада 50 баш сыер сауса, үз абзарларында икешәр сыер, бозау, сарыклар, кош-корт асрыйлар, бакча тутырып суган да игәләр. Тырыш хезмәт белән кызын аякка бастыра, ул да бөтен эшкә өйрәнеп үсә. Җәмилә әнисен 91 яшенә кадәр тәрбияләп соңгы юлга озата.

Йортында ялгыз гына калгач, Җәмилә бәхетен тагын сынап карарга була, хатыны үлгән иргә тормышка чыга. Тик тигезлектә озын гомер язмаган икән, бабай үлеп китә. Инде менә Югары Чегодай авылында Нәфисулла  бабай белән гомер итүләренә дә биш ел булган.

-Ялгызлык авыр, олыгайгач, аеруча. Бер-беребезгә иптәш булып яшибез, - ди Җәмилә Бәдриева.

Сиксәнгә баручы әби белән бабай әле дә тик торырга яратмыйлар, бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр, үзләреннән артканын саткан чаклары да була. Йортта өч савым кәҗәсе, тавыклар бар. Каз, үрдәкләрне суеп туңдыргычка тутырганнар.

-Кеше чакырып тормадым, быел да 12 казны, 10 үрдәкне берүзем йолкыдым, - ди Җәмилә әби. - Кәҗәләрнең сөтен  аертып, май ясыйм. Сыңар күз белән генә яшәсәм дә, бер вакытта да зарланмадым. Аллага шөкер, ходай башка яктан сәламәтлекне бирде. Инвалидлыкны да 60 яшемдә генә алдым бит, аны кирәк дип тә белмәдем, киңәш итүче дә булмады.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев