Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яшьләр авылда төпләнә

Иске Элмәле авылында яшьләрнең күпчелеге туган авылларында йорт төзеп, төпләнеп кала. Быел гына да дүрт гаилә йорт төзү эшенә керешкән. Үткән елларда нигез коручылар инде өй туйлары да үткәргәннәр. Алена һәм Владимир Ермолаевлар иске йортлары янәшәсендә быел яңа өйләренә нигез корганнар. Ә киләсе елга пеноблоктан аның стеналарын күтәреп, түбәсен ябарга...

Иске Элмәле авылында яшьләрнең күпчелеге туган авылларында йорт төзеп, төпләнеп кала. Быел гына да дүрт гаилә йорт төзү эшенә керешкән.


Үткән елларда нигез коручылар инде өй туйлары да үткәргәннәр.

Алена һәм Владимир Ермолаевлар иске йортлары янәшәсендә быел яңа өйләренә нигез корганнар. Ә киләсе елга пеноблоктан аның стеналарын күтәреп, түбәсен ябарга ниятлиләр.

- Быелга эш тукталды, кыш көне акча җыеп, материаллар туплыйбыз. Материал булса ташчылар үзебезнеке; ирем үзе дә ташчы. Нигез ясаганда да эш өчен акча тотмадык, өмә белән эшләдек,- ди Алена.

Дөрес авылда эш юк, шулай да яшьләрнең туган авылларын ташлап китәселәре килми. Йорт хуҗасы Владимир дүрт ел инде мәскәүгә йөреп монтажчы булып эшли, бер ай төзелештә була, бер айга ялга гаиләсе янына кайта.

Алена һөнәре буенча - бухгалтер. Аңа да авылда эш юк. Ул 2 класста укучы кызлары Верониканы тәрбияли, хуҗалыкны алып бара, терлекләр карый, бакчаны тәртиптә тота.

Кадрия Гамирова.
Иске Элмәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән яшьләр