Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Парлы яшәү - олы бәхет

Бу хәл 1978 нче елны була. Колхозларда шикәр чөгендере сирәклиләр, беренче кат тәмамланып килә. Әмма, каяндыр болыт чыгып,ул көнне яңгыр коя башлый. Алай гынамы, Гөлия Вәлиуллинаны Иске Үтәмеш кырында ук яшен сугып үтерә.

-Без берәүгә ызба эшли идек. Машинага салып, хатынымны шунда алып килделәр. Чигәсе, бер аягы күмер кебек каралган иде, - ди берсеннән-берсе яшь 5 бала белән калган Хөҗҗәт абзый. -Бер ел чамасы беркемгә сүз катмадым, аннары өйләндем инде. Ялгыз балалар үстерү ансат түгел, аның бит әле, авыл җире бит, мал-туары, бакчасы да бар. Гомер буе ике сыер, ике ат, көтүе белән сарыклар асрадык.

Икенче хатыны белән 12 ел яшиләр, аны кинәт паралич суккан, шуннан савыга алмаган.

Язмыш Хөҗҗәт абзыйны сынап кына тора. Аның тормыш корган тагын ике хатыны үлеп китә.

Колхоз умарталыгында, төзелештә дә эшләгән, инде 85 яшьлек Хөҗҗәт Шакирҗан улы, гомумән, күпне күргән, күпне кичергән. Әтисе сугыштан кайтмый. Әниләре белән биш бала калалар. Юклык, ачлык. Мәктәпкә дә яланаяк барганнар. Көндез колхоз эшенә йөрүче әниләре төн буе пәҗи эрләп, киндер сугалар.

Хөҗҗәт абзый көтү дә көткән.

-Савым сыерларын төнлә дә сакладык. Өч көтүчегә – бер ат, ә дирбиясе юк. Бер атка берәү генә атланып бара ала, көтү урынына җидешәр километр араны җәяү атлыйбыз. Көндез яуган яңгыр астында юешләнгән кием белән төн чыгасы. Шуңа да хәзер аяклар тыңламый, еш сызлыйлар, - ди ветеран. -Мин бит гомердә дә ял йортына яки санаторийга бармадым, гел шунда, гел эштә. Соңгы 24 елда умарталар тотам. Бик мәшәкатьле шөгыль. Әлегә кортлар 19 оя, киләчәктә алай ук күп асрый алмам шул. Бәрәңгене дә азрак чәчәм, әмма җирдә алабута үстермим. Үрдәкләр симертәм, аларга бәрәңге пешерәм. Бройлерлар да күп иде.

Инде өченче өйдә тора Хөҗҗәт Вәлиуллин. Өченчесен бура килеш, түбәсен сүтеп, дизель белән тарттырып кайтканнар. Шуңа янкорма корылган.

-Рәхмәт, балалар еш кайта, юып-җыештырып, ашарыма пешереп китәләр. Үзем дә аш әзерләргә иренмим, - ди элек гармунда да уйнап кызлар-егетләр биеткән бабай. -Әмма ялгызлык авыр. Хәзер бит авылда, Безнең Иске Үтәмештә дә аралашырдай кеше калмады. Парлы яшәү – олы бәхет.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев