Яшәүче фельдшеры ялында да эшен сагына
Ивашкино авылында туып үскән Вера Долгованы Кармыш һәм Яшәүче авылларында көн саен түземсезлек белән көтеп алалар. Ике авылда да аны хөрмәт итәләр, яраталар, мөгаен, ул көн саен дистәләгән тапкыр “рәхмәт” сүзе ишетәдер. Вера Николаевна – авыл фельдшеры.
-Аллага шөкер, исәнлегем нык булды, шул яшемә җитеп больницада бер тапкыр, былтыр гына ятып чыктым, - ди Яшәүче поселогында гомер итүче 86 яшьлек Фәрзия әби Бәдретдинова. – Пунктка да сирәк керәм. Ә менә фельдшер Вера үзе бик еш хәлемне белеп чыга. Бабай исән чакта да, безнең йортка эзен суындырмады ул. Рәхмәт, гел ачык йөзле, чиста итеп татарча сөйли, нинди дару кирәк, алып кайтып бирә. Аның турыда бер кешедән бер яман сүз ишеткән юк. Ял дип, төн дип тормый, чакырсалар, шунда ук килеп җитә.
Вера Долгова Ивашкино авылында туып үсә. Мәктәптә укыганда ук нинди һөнәр сайлыйсын яхшы белә, аттестат алуга, апасы Ирина да укып чыккан Чистай медицина училищесына юл тота.
Яшь белгеч туган авылына эшкә кайта һәм апасы белән бергә фельдшер –акушерлык пунктында озак еллар акушер булып эшли. Әлеге штатны кыскарткач, Вера Николаевнаны Яшәүчегә җибәрәләр.
-25 ел эшләү дәверендә төрле чаклар булды, - ди ул, аеруча нинди вакыйга истә калды , дип сорагач. – Туарга мин ярдәм иткән беренче балага да инде 21 яшь. Күп еллар элек авыл урамында бер баланы машина бәрдерде. Бик авыр хәлдә иде ул сабый, канга баткан. Чирмешәнгә барганда, исән калырмы дигән уй баштан чыкмады. Инде ул да 21 яшен тутырды.
Хәзер инде Вера Долгова Кармыш халкына да хезмәт күрсәтә. Эш урыннарына үз машинасында йөри. Иртән Кармышка, аннан соң Яшәүчегә бара, кайтканда кабат Кармышка кереп чыга.
-Әгәр дә бүген кире сайларга мөмкинлек бирелсә, нинди һөнәрне үз итәр идегез?- дим фельдшерга.
- Медицинаны, - ди Вера. – Эшемне бик яратам. 9 ел Яшәүчегә йөреп эшлим. Андагы халык шул кадәр якынайды, хәтта ялга чыккач та, аларны сагына ук башлыйм. Дөрес, чакырсалар, отпускыда да барырга туры килә. Мин бит элек татарча аңласам да, сөйли алмый идем. Монда эшли башлагач, татар телен өйрәндем. Юл булмавы гына начар, бәлки инде киләчәктә бу проблема хәл ителер, дип өметләнәм. Тагын бер хыял бар – Кармышта, үзәктә яңа фельдшер-акушерлык пункты кирәк, ул читтәрәк урнашкан. ФАПка, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә бит, ә аларга монда килеп җитүе, аеруча көз – кыш, авыррак.
Вера һәм Николай Долговлар өч бала үстерәләр. Өлкән кызлары педагог булачак, уллары – нефтьче, төпчек уллары әле мәктәптә укый. Алар йорт тутырып мал да асрыйлар. Хатын-кызның өй эше тавык та чүпләп бетермәслек диләр бит. Ләкин тәҗрибәле, җаваплы, эшенә җаны – тәне белән бирелгән Вера Николаевна өчен авырулар - беренче чиратта.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев