Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яман чирне дә җиңеп була

Ирина Митяеваны район үзәгендә белмәгән кеше юктыр. Мордва Афонькәсе авылында туган якташыбыз озак еллар яман чир белән көрәшә. Бүген ул район тормышында актив катнашып яши.

Начар чир, яман шеш, онкология… Ничек кенә атасаң да, мәгънәсе бер - һәрберсе үлем карары кебек яңгырый. Мөгаен, моны үз башына төшкән кеше генә яхшы аңлыйдыр.

Ирина Митяеваны күптәннән беләм. Элек ул спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлекне җитәкләде. Тәрбияле, тыйнак кеше, беркайчан да тавыш күтәргәнен ишеткәнебез булмады. Кул астында эшләгән хезмәттәшләренең кадерен белде, ихтирам итте. Бәйрәм саен, күчтәнәч алып, безне, редакция коллективын котларга керде. Спорт мәктәбендә эшләгәндә дә үзгәрмәде, гел шундый аралашучан, актив булып калды.

Аяз көнне яшен аткандай, бервакыт Митяевада яман чир тапканнар, дигән хәбәр таралды. Бүген үткәннәре турында бик үк сөйлисе килмәсә дә, шулай да ул: “Бәлки кемгәдер минем киңәшләрем ярдәм итәр, үткән юлым башкаларга гыйбрәт булсын”, дип әңгәмәгә ризалашты.

-Беләсезме, мин яшь чакта чәчемне алдырып, пеләш йөрергә хыялланган идем. Һәм ул хыял менә шундый сәер ысул белән тормышка ашты, - ди Ирина Дмитриевна. – Диагноз куйганнан бирле җиде ел узды. Кайберәүләр миңа: “Син молодец, оптимист, бирешмәдең”, - диләр. Мондый вакытта кешегә нәрсә дияргә дә белмим, уңайсызланам, чөнки барысы да булды: өметсезлек тә, депрессия дә, ачу да. Беренче елларны бигрәк тә авыр иде. Берәр җирдә “чәнечсә”, “метастаза” дигән уй башка суга. Аннан соң куркып туясың. Кинәт килгән авыру тормышка карашны үзгәртте. Андый хәлдә һәр нәрсәнең, һәр көннең кадерен белеп яши башлыйсың. Хәтта әҗәл дә куркытмый, чөнки аның кайчан килгәнен белмисең, иң мөһиме, күбрәк эшләп калдырырга тырышасың. Башкалар фикере дә кызыксындырмый башлый, көлкеле, ямьсез, юләр күренергә дә оялмыйсың.

Ирина Дмитриевна Мордва Афонькәсе авылында туып үсә. Казандагы педагогия институтының филология факультетында белем алган. Үзенең хезмәт юлын Шешминка авыл китапханәсендә башлый, тәрбияче, укытучы булып та эшли.

-Авыруны җиңәргә туганнарым һәм якын дусларым булышты, - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. – Алар гел янәшәдә булдылар, өметем сүнәм дигәндә, яшәргә көч бирделәр.

Яман чир Ирина Дмитриевнаны нык үзгәртә.

-Элек китап укый башласам, ошамаса да, ахырына җитәргә тырыша идем. Хәзер юк, ошамый икән, вакытымны әрәм итмим. Кинофильмнар белән дә шулай, сайланам. Вакытым кадерле. Авыру белән көрәшү өчен һәр кеше үз юлын таба. Мин тормышның мәгънәсен башкаларга ярдәм итүдә күрәм. Шулай итеп үземә дә булышам. Яман чир – ул бит әле үләсең дигән сүз түгел. Яшәргә кирәк. Әгәр дә сез бу диагнозны ишетәсез икән, куркып калмагыз. Беренчедән, медицина көче белән дәваланудан баш тартырга ярамый, башка ысул, альтернатив алымнарның: өшкерүчеләрнең, үләннәр төнәтмәсенең файдасы юк. Врачларга бик рәхмәтлемен, минем юлымда гел үз эшләренә бирелгән, алтын куллы табиблар очрады. Аннан соң үзеңә максат куярга кирәк, әйтик, минем өчен иң мөһиме – оныгымны күрү иде, һәм бу хыялым тормышка ашты. Минемчә, якыннардан дөреслекне яшерергә кирәкми. Туганнарыбызны кызганып, авыру турында сөйләмисең. Алар бит беләләр, тик сүз кузгатырга уңайсызланалар. Нәтиҗәдә, туганнар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга, аралар да бозылырга мөмкин. Нишләптер, безнең җәмгыятьтә онкология турында ачыктан-ачык сөйләү кабул ителмәгән. Белүемчә, Европада кешеләр: “Мин ракны җиңдем!” дигән кием киеп йөриләр һәм әйләнәтирәдәгеләр аларга нык сокланалар. Бәлки безгә дә алардан үрнәк алырга кирәктер. Онкология турында ачылып сөйләсәң, без дә аны җиңелрәк кичерәбез бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев