Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Якты Тауда, Сәрвәровларда бар да уңып үсә

Алар – икесе дә Иске Кадидан. Якты Тауга килен булып төшкәннәр, инде бу авылның үз кешеләре булып яшиләр.

84 яшьлеген Шакирә Сибгатулла кызы Якты Тауда 19 яшеннән. Авырлыкларны күп күргән. Инде мәрхүм ире Ибраһим белән 6 бала үстергәннәр.

-Әти бик оста кеше булды, - ди Шакирә әби. -Маллар алдына кую, су салу өчен лакан-агач савыт ясаганы һаман истә. -Ул эшләгәндә без дә аның янына керәбез, агач материалны тотышып торабыз, булышабыз. Иренең дә эшкә кулы ятып торган.

Сәрваровларның уллары Ислам да 13 ел элек тормыш иптәшен әнисе туган авылдан – Иске Кадидан алып кайткан.

-Килен үзебезнең кеше, тату, килешеп яшибез, - ди Шакирә Сәрварова. -Аш-суга да бик оста, мин, кулымнан килгәнчә, бакча эшләрендә генә катнашкалыйм.

Ислам белән Галия авылда гына эшлиләр, бер кызлары бишенче сыйныфта укый.

-Күзләре сукырайгач, Иске Кадида яшәгән әни дә берничә ел бездә торды, - ди Галия.

Сәрвәровлар – эшчән гаилә. Яшьли әтисез калган Галия мәктәптә укыганда ук сыер сауган. Әле дә өч сыерны, аппаратсыз-нисез, минутлар эчендә савып өлгерә. Ике тана, өч бозау көрәйтәләр, фураждан кала, башка азыкны сатып алмыйлар, үзләре үстерәләр. Кабак, чөгендер быел да машина-машина туларлык җыелган. Күбебез бәрәңге уңмады, дибез, ә Сәрвәровлар аны бер участоктан 250 чиләк алганнар.

-Ят орлык иде, үзебезнекеләр дә яхшы үсте, -ди Галия. -Иртәрәк килсәгез, 7 күркәбезне, 50 бройлерны да күрер идегез, аларны суйдык, урнаштырдык инде.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев