Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яңа Элмәле кызы татарча да чиста сөйләшә

Алия белән без бер чара барышында очраклы гына танышып киттек. Сүз ара сүз китеп, әңгәмәдәшем минем исемем Ольга бит, дип әйтеп куйды. Ә үзе шундый матур итеп татарча сөйләшә.

Алия-Ольга Яңа Элмәле авылыннан, чувыш кызы икән, Лашман егетенә тормышка чыккан. Катнаш гаиләдә ике малай үсә. Балалар да татар телен камил беләләр, чөнки алар гаиләдә әтиләре телендә – татарча гына сөйләшәләр.

-Без ирем белән гаиләдә татарча гына сөйләшергә килештек. Миңа татарча өйрәнергә авыр булмады, - ди Ольга. - Аралашканда сөйләм  телен өйрәнү җиңел. Балаларның да телләре татарча ачылды. Рус телен алар мәктәптә дә өйрәнә, хәзер бит интернет заманасы. Чиста татар гаиләсендә үскән балаларның ана телләрен белмәүләренә гаҗәпләнәм. Мин үз ана телемне - чувашчаны да яхшы беләм. Күп телләр белү бер вакытта да артык булмый.

Ана телләрен белмәүчеләр Алия-Ольгадан үрнәк алсыннар иде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X