Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ветеринар кыз тракторчы таныклыгы да алган

“Ильхан” җәмгыятендә яшь ветеринар фельдшер, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган Кара Чишмә кызы Нурия Хәмәдиева августта эшкә керешкән.

Яшь белгеч күрше авылга үз автомобилендә йөри. 20 яшьлек кыз, кирәк булса, тракторга да утыра. Нурия Наил кызы техникумда һөнәр үзләштергәндә автомобиль йөртүчегә дә, тракторчыга да укыган.

-Авылны, малларны яратам, шуңа 9 сыйныфны тәмамлагач, озак уйлап тормыйча, мал табибы белгечлегенә укырга булдым, – диде Нурия Хәмәдиева. – Яшьтән әти-әнигә маллар карарга булыштым. Терлекләр авырып китсә, авылда Нурислам абый Мортазинны чакыралар, минем дә аның кебек малларга ярдәм итәсем килде.

Нурия укыган вакытта ук үз хуҗалыкларындагы малларны дәвалауда булышкан, киңәшләрен биргән.

-Җәмгыятьтә миңа сыерларның тоякларын дәвалауны йөкләделәр. Монда ике ветеринар табиб, орлыкландыручы һәм мин, аңлашып эшлибез, белмәгәнемне алардан сорыйм, – диде яшь белгеч. – Эшем ошый. Маллардан курыкмаска, ә аларны яратырга кирәк.  

Нурия атнага алты көн, көндезге сәгать 12дән 20 сәгатькә кадәр эшли, якшәмбе -  ял. Хезмәт хакыннан канәгать. Яшь ветеринар социаль контракт буенча  түләү алган, әле РТ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да ярдәм булачак. Якташыбыз белемен арттыру өстендә дә эшли, читтән торып, Казан ветеринария академиясенә укырга кергән. Бу көннәрдә ул сессиягә барырга җыена.

Ничектер ветеринар ир-ат һөнәре кебек тоелса да, бу белгечлекне сайлаучы кызлар да аз түгел икән.

-Без төркемдә 16 кыз һәм 6 егет кулыбызга ветеринар дипломы алып чыктык, - диде Нурия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев