“Ветеран“ Казанда җырлады
Район мәдәният йорты каршындагы "Ветеран" ансамбле "Балкыш" республика фестиваленең Казанда узган йомгаклау концертында да чыгыш ясаган. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар фестивале республикада икенче ел рәттән оештырыла. Әүвәл төбәк турларында иң яхшы концерт номерлары сайлап алынды. Аннан чыгышларны 1 октябрьдә - Өлкәннәр көнендә, Казан дәүләт филармониясендә узучы гала-концертта күреп булды. Безнекеләр...
Район мәдәният йорты каршындагы "Ветеран" ансамбле "Балкыш" республика фестиваленең Казанда узган йомгаклау концертында да чыгыш ясаган.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар фестивале республикада икенче ел рәттән оештырыла. Әүвәл төбәк турларында иң яхшы концерт номерлары сайлап алынды. Аннан чыгышларны 1 октябрьдә - Өлкәннәр көнендә, Казан дәүләт филармониясендә узучы гала-концертта күреп булды.
Безнекеләр дә башкаладан Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнеп кайтканнар.
Сүз уңаеннан, хәзер "Ветеран" ансамбле, элеккеге сәнгать җитәкчесе, күптән түгел генә вафат булган, Валентина Кандрова исемен йөртәчәк.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев