Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән юбиляры белән 100 еллык юбилеенда очрашырга килештек

Утыз Имән авылында гомер итүче Зәйнәп әби Вилдановага 95 яшь тулды.

Биш ел элек без аның 90 яшьлек юбилеена да килгән идек. Шул вакытта да әлеге матур гаилә бик яхшы тәэсирләр калдырган иде. Ул улы Әнәс, килене Рәмзия тәрбиясендә яши.

Зәйнәп әби үзгәрмәгән дисәң дә була, аягында йөреп тора, күзләре күрә, шулай ук ачык йөзле, аралашучан, дөрес, колаклары гына начар ишетә.

-Әле бит алты ай элек әнинең күзләренә операция ясаттык, -диде 36 ел бергә гомер итүче килене Рәмзия. – Ул район газетасын күзлексез укып чыга. Начар ишетсә дә, телевизор карый, биш вакыт намазны калдырмый. Әле мунчага да үзе генә барып юынып кайта.

 

- Безнең әни бик уңган кеше, оста тегүче, бәйләргә дә ярата иде. Бала чакта авылда мин иң матур күлмәкләр кидем, аларны әни тегеп бирде, - дип кушылды безнең әңгәмәгә әнисенең юбилеена кайткан Зәмзәмия апа.

Сүз уңаеннан, әбинең туган көненә сый-нигъмәт тутырып табын көйләгәннәр, бәйрәмгә кияүләре белән кызлары, туганнары кайтканнар.

-Ул әле хәзер дә кайбер чакта машинасы артына утыра, - дип өстәде улы Әнәс.

41 яшендә Иске Кади кызы Зәйнәп апа дүрт бала (зурысына 11, төпчеккә 3 яшь була) белән тол калган, Утыз Имәндә яшәүче Хәйдәрга (ул инде гүр иясе) кияүгә чыга. Алар 41 ел бергә гомер итәләр, дүрт баланы аякка бастыралар. Бүген инде аларның үз гаиләләре, балалары, оныклары бар. Күренеп тора, алар барысы да Зәйнәп әбине якын күрәләр, яраталар, хөрмәт итәләр.

Әбинең урыны түрдә, аерым бүлмәсе бар, үзенең телевизоры да шунда.

-Аллага шөкер, тормышларым бик әйбәт. Шулай булмаса, бу яшькә кадәр җитмәс тә идем. Киленгә, улыма рәхмәт. Кызларым да “әни” дип кенә торалар, - диде юбиляр.

Аның белән, Алла бирсә, 100 еллык юбилеенда да очрашырга килештек.

Зәйнәп әбигә район хакимиятеннән, социаль яклау үзәгеннән һәм авыл җирлеге Советыннан да котлаулар ирештерделәр. Россия Президентының котлавын, район җитәкчесенең бүләкләрен тапшырдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X