Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән авылыннан Мәгъсүмовларны «профессор» өйрәткән

Алар – умартачылар нәселеннән, Утыз Имәндә Наил Мәгъсүмовның 1850 елгы бабасы Муса, Фәридә апаның әтисе Сөләйман да кортлар тотканнар.

-Минем әни Оркыя да бу өлкәдә “профессор”, ул колхозның умарта кортларыннан да бал аерткан. Без дә башта аңарда “укыдык”, остардык, - ди Наил Гәрәй улы. –Инде ояларыбыз егермегә җитте. Быел бал начар булды димәс идем. Авыл янында ук көнбагыш чәчтеләр. Кышкылыкка кортларны махсус ясалган аерым ызбага кертәбез, анда ышык, җил йөрми.

Наил һәм Фәридә Мәгъсүмовлар Утыз Имәнгә 30 ел элек күчеп кайтканнар. Хуҗа кеше – колхозда инженер, аннары нефтьче дә була, ә Фәридә Сөләйман кызы – укытучы.

Эшсез тормагыз әле дип, бер кардәше Наил абыйга бер баш йорт куяны бүләк итә, бүген озынколаклылар саны иллегә үк җиткән. Аларны тәмле ризык белән симертәләр, әйтик, хәзер кабак пешереп ашаталар. Кабакны, бәрәңгене дә уңдырып үстергәннәр Мәгъсүмовлар. Кабакны сирәк, иркен урында орлыгын үрдереп чәчү яхшы, диләр. Җирләре еш дымлана, чөнки су скважинасы үзләрендә үк.

. -Без бер эшне дә кешедән эшләтмибез, - ди Фәридә апа. -Ирем булдыклы: төзелеш буенча да белгеч, техника ягыннан да әзерлекле, үзе эретеп ябыштыра. Үз тракторыбыз, машинабыз бар.

Өй эчендәге күпчелек эшне дә Наил Гәрәй улы үзе җиңдергән. Агач белән ягыла торган мунчаларыннан тыш, аларның өй эчендә душ та көйләнгән. Затлы диванга утырып телевизор карыйлар.

Ике пенсионер ике олы кешене дә тәрбияләп торалар: Наил абыйның 92 яшьлек, ә Фәридә апаның 96 яшьлек әниләре күбрәк алар кайгыртуында, Аллаһының рәхмәте яусын.

Мәгъсүмовлар инде күптән намазда. Икәүләшеп, туганнары белән, 2019 елда хаҗда да булганнар, Төркия, Израиль дәүләтләрен, Иерусалимдагы данлыклы Әл-Акса мәчетен дә барып күргәннәр.

-Анда булырга балалар булышты, аларга саулык телибез, - ди Наил Гәрәй улы. –Ике малай да гаиләлеләр, үз эшләре бар, шуңа күңелебез тыныч.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев