Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имәндә Зыяковлар гаиләсеннән яңа уку елында биш бала мәктәпкә барачак

Мәктәпләрдә беренче кыңгырауга санаулы көннәр калып бара. Гадәттәгечә, августа әти-әниләр балаларын яңа уку елына әзерли башлый.

Утыз Имән авылында яшәүче Зыяковлар гаиләсендә дә портфельләрне, мәктәп кирәк-яракларын һәм формаларны барлыйлар. 2 сентябрь көнне бу йорттан биш бала мәктәпкә, берсе балалар бакчасына чыгып китәчәк. Әлеге авылга баргач, бу гаиләгә дә кереп, хәлләрен белештек.

Сер түгел, бу әзерлек шактый чыгымнар таләп итә. Бер баланы да мәктәпкә җыю өчен генә дә байтак акча кирәк, ә монда биш укучыга әйбер аласы.

-Венера, мәктәпкә әзерләнә башладыгызмы? - дип кызыксындым күпбалалы әнидән.

-Әйе. Кызларның былтыргы формалары быелга ярый әле. Аларны юып,  үтүклап куйдык. Малайларга яңа костюм-чалбарлар алырга туры килде, искеләре кечерәйде, - диде ул.  

-Ә ярдәм итүчеләр бармы?

-Бар, булышып торалар, рәхмәт. Узган елда  барысына да мәктәп портфельләре бирделәр. Быел да нефтьчеләр 1 сентябрь алдыннан ярдәм күрсәтәчәкләрен әйтте мәктәп директоры. Безгә, нигездә, мәктәп кирәк-кирәк яраклары: дәфтәрләр, карандашлар, ручкалар, канцеляр товарлар күп кирәк. Аларны авыл кибетенә күп алып кайтмыйлар, ә каядыр барырга мөкинлегебез юк.  

Яңа уку елында Зыяковларның олы уллары Илназ 9 нчы сыйныфка бара, Гөлназ – 7, Нияз - 5, Ильяс - 4, Гөлчәчәк 2 сыйныфта укыячаклар. Гомумән, быел Утыз Имән мәктәбендә 9 бала гына белем алачак, шуларның бишесе - Зыяковлар гаиләсеннән.

Без барганда балалар барысы да өйдә иде.

-Берәр лагерьда ял итмәделәрме соң? - дип тә кызыксындым.

-Тәкъдим иткәннәр иде, җибәрмәдем. Өйдә миңа булыштылар, бакчада эшләделәр. Авылда мәчеттә лагерь оештырганнар иде, шунда йөрделәр, - диде әңгәмәдәшем.

Хуҗабикә бүген беркайда да эшләми. Балаларны озатып, каршы алырга да кирәк, диде, дөресен әйткәндә авылда эш тә юк әле. Әтиләре Марат бер фермерда хезмәт куя, ләкин аның хезмәт хакы әллә ни зур түгел. Венера өй түбәсенә ремонт та кирәк диде, бу хакта җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать иткән бугай.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев