Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Урманасты Үтәмешнең мәдәният йорты директоры чәчәк үрентеләрен өйдә үстерә

Урманасты Үтәмештән Фиалка Носкова ел саен күпләп чәчәк һәм яшелчә үрентеләре үстерә.

- Көздән орлыкларны җыештырып калдырам, - ди авыл мәдәният йорты директоры булып эшләүче Фиалка Заур кызы. – Үрентеләрне ачык грунтка утырткач алар тизрәк үсеп, чәчәк ата. Күптән түгел лилия суганчаларын сатып алдым. Аларны марганцовка суында тотып, кибеттән алып кайткан туфракны вак савытларга тутырып, шунда утырттым. Әгәр дә суганча зарарланган булса, “зеленка” белән эшкәртергә кирәк. 10-15 сантиметрга җиткән лилия үсентеләрен соңрак бакчага чыгарып утыртам.

Урманасты Үтәмеш мәдәният йорты территориясе ел саен чәчәккә күмелеп утыра. Бу әлеге учреждениенең директорының тырышлыгы нәтиҗәсе.

Фиалка ханымның ел саен помидор, борыч уңышы да яхшы була. Аның яшелчә үрентеләрен сатып алганы юк.

- Үземә нинди сорт кирәк, шундыйны үстерәм, - ди бакчачы. – Помидор үрентеләре өчен махсус светодиод лампа сатып алдым. Аны сүндергән дә юк. Бу очракта үрентеләрнең сабаклары калын, нык була. Шулай ук өстәмә тукландыру өчен кулланыла торган “Гуми” ашлама да бик файдалы дип таптым. Ләкин аның белән эш иткәндә сак булырга кирәк. Үсемлекләрнең яфракларына тидермичә генә сибергә. Бүген базилик утыртырга җыенам. Аларны пластик торт савытларында үстерәм, соңыннан түтәлләргә күчерәм.

Фото: Фиалка Носкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев