Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Урманасты Үтәмеш умартачысы Кәшиф малайлары әтиләренең эшен дәвам итәләр

Урманасты Үтәмештә генә түгел, тирә-якта да билгеле умартачы Кәшиф абзыйның эшен аның уллары дәвам итә – Галәүтдиновлар кемнәндер бал сатып алмыйлар.

-Үзебезне белә башлаганнан бирле, умарталыкта әтигә булышып йөрдек, - ди Чирмешәндә яшәүче Марс Галәүтдинов. -Инде шактый олыгайгач, элек әтидән өйрәнгәннәр ярап куйды.

2005 елда Лагеркадагы бер умартачыдан өч яңа умарта алдым. Шуннан китте инде, ояларыбызны утыз башка да җиткердек. Аннары бер ояга калды, моңа авырып торуым сәбәпче булды.

Бүген Марс Кәшифовичлар 8 оя умарта тота. Үзләре өчен. Бу шөгыль исәнлеккә дә файдалы. 66 яшьлек ветеранның язы, җәе урманда, саф һавада уза. Урман кырыендагы умарталыклары янәшәсендә чия, кура җиләге, тагын әллә нәрсәләр үстерәләр. Кунаклар килсә, хуҗа кеше аларны әллә кая түгел, умарталыгына “экскурсиягә“ алып килгәли. Туганнары бергә җыелсалар, билгеле, табын артында да сүз үзеннән-үзе умарта кортлары ягына “борыла“. Шулай булмыйча, Кәшиф абзыйның Габделәхәте, һөнәр алгач, Азнакай районының Әлкәй авылына эшкә билгеләнә, гомере буе умарталар асрый. Инде мәрхүм Габдрәүф абый, Әлмәттә, дачада ук урын ясап, 15-16 оя кортларыннан суыртылган балны үз клиентларына гына тәкъдим итә. Гадәттә, бу гаҗәп түгел, балны, малны белгән кешедән алырга тырышалар.

Чирмешәндә яшәүче Нурлыгаян абый бүген умарталыгында улы Фәнис белән бергә эшлиләр, алмаш булу да мактаулы.

-Безнең әти “Үзегезнең умартачы Кәшиф малайлары икәнегезне онытмагыз“, дияргә ярата иде, - ди Марс абый. -Чын умартачы булгач, безнең дә аның эшен дәвам итүебезне теләгәндер. Колхозда егерме җиде ел умартачы булды бит, уңган, дәрәҗәле кеше иде, 86 яшькә җитте. 140 шар оя кортлар тоттылар. Үзе генә оештырган аерым умарталыкта оялар саны, омшанник ясалып, 100 әр башка җитте. Кайда да кое казытты әти. Әле бит өй янында да кортлар безелди, аларны да гел карарга кирәк. Бу мәшәкатьләр әнигә дә, безгә дә эләкте. Үзең генә җиңдерә алмыйсың, миңа, мәсәлән, хатыным Гакыйлә, улларым Марсель, Альберт, киленебез Эльвира булышмаса, умарталык янында йөрисе дә юк. Исәнлек яшь чактагы кебек түгел бит. Умарталыкта бөтен кирәк-ярак бар, җитми икән - ясыйбыз, төзәтәбез. Монда төп эшләрне җилсез, аяз көннәрдә башкарабыз, урман янында булганга, ут-күздән дә сакланабыз.

Һәр умартачы бер сезонда бер фляга бал алырга хыяллана, диләр. Марс Кәшиф улы быел моңа ирешкән – һәр оядан уртача 50 шәр кило бал суыртканнар. Әле төпке рамнар “качать“ итмәгән. Бөтен уңышны суыртып, кортларны да ач итмиләр, кышкылыкка һәр ояда 10-12 рам бал кала.

Уңышның бер өлеше күчтәнәчкә – менә дигән бүләк. Апаларга, сеңелләргә аны жәлләмичә, чын күңелдән бирәләр.

Кызык инде, йөзләгән оя умарта корты асрап, Кәшиф абзый чәйне писүк белән эчкән.

-Бал утырырга тиешме, сыек яки куе бал тәмлерәкме? - дим тәҗрибәле умартачыга.

-Рапс балы, рамын күтәргәннән соң, берничә көннән утыра, суырту да кыенлаша. Балның сыеклыгы яки куелыгы аны кайчан суыртуга да бәйле, кайберәүләр рамнарның пичәтләнеп беткәнен көтмиләр, ашыгалар. Умарталар бит, үзләре вентиляция ясап, үзләре пичәтли. Моңа күбрәк яшь кортлар алына, алар бал ташымыйлар, башка эшләре юк.

-Ил аеру дигән куркыныч та бар.

-Моңа иң элек эшләп бетермәү, карап җиткермәү сәбәпче. Башка кортларны кем аерып алып китә – күбесенчә карт ана корт. Шуңа күрә без оялардагы ана кортларны гел яшәртеп торабыз, аларны үзебез әзерлибез, үстерәбез, - ди Марс Галәүтдинов. -Аннан соң мин кайчан һәм нәрсә эшләвебез турында көндәлек алып барам, күзәтәм, язам, чагыштырам. Барын да хәтердә тотып булмый бит.

Галәүтдиновлар да бүген кышкы сезонга әзерлек мәшәкатьләрендә. Елдагыча, ике оялары умарталыкта ук калыр, калганнарын Чирмешәнгә күчерәләр. Ояларны каядыр төшереп, күтәреп җәфаланмыйлар икән, ян-якларын, өстен щитлар белән каплыйлар да, кар белән томалыйлар. Кортларга бу килешә, исән чыгалар. Яз матур килгәндә, аларга 17 мартларда ук һавага чыгарга мөмкинлек бирелә, очып карыйлар. Аннан эшкә кушалар, алар бал җыярга тиеш.

Яхшы хуҗасын умарта корты да үз итә. Әнә, вакытында эшләгәч, кирәк чакта төтенләп куйгач, тыныч кортлар Марс бабайларына ук төртмиләр.

-Төтенләү кирәк, без аның өчен имән чикләвеге дә кулланабыз, - ди Марс Кәшиф улы. -Мин бик бәләкәй чакта бер оядагы кортлар агач башына күченде – ил аерылды. Шунда менеп киттем. Агач башына да мендем, төтенләгечем – дымарь, ычкынып, аска төшеп китте. Мине йөзләгән корт сырып алды. Аларны барыбер тубалга җыйдым, аннан янәшәдәге буага чумдым...

Умарталар, урман табигате, монда туганнары, бала-чагалар белән табын көйләп, шашлык пешереп, самавыр чәе белән сыйланып ял итүләре, хәтта янәшәдәге болында үз техникалары ярдәмендә печән хәстәрләүләре турында да хозурланып сөйләде Марс Галәүтдинов – районда хөрмәтле умартачы Кәшиф малае...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев