Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ул шундый кеше инде...

Лашманда ниндидер проблема туса, нәрсәдер планлыйсы булса аның белән дә киңәшләшәләр. Гомере буе халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яши ул. Җыелышларда сораулар биреп йөдәтүен ,билгеле, өнәп бетермәүчеләр дә бар. Үткен телле, мәшәкать өстәүче Миндар Борһановны җитәкчеләр дә белә...

-Миндар абый, дөреслекне табып буламы, сиңа, артык туры сүзле, принципиаль кешегә кыен түгелме?

-Дөньяны мин генә үзгәртә алмыйм, ул мөмкин дә түгел. Әмма үзеңне, күршеңне, авылдашыңны борчый торган мәсьәләләрне җаваплы кешеләргә, җаваплы оешмаларга җиткерү барыбер ниндидер чишелешкә этәрә, барыбер нәрсәдер үзгәрә. Тик кайвакыт яхшыга дип сөйлисең, ә сине дөрес аңламыйлар, үзең гаепле булып каласың, шуңа аптырыйм.

-Быел да халык җыенында сорауларыңа җавап сорагансың.

-Әйе, үзем өчен түгел, җитәкчеләргә халык исеменнән мөрәҗәгать иттем. Ибраһим абый Гатиннар тыкрыгында күпер тузган, шул тирәдәрәк чишмә дә ремонт сорый. Алар буенча чара күрергә ышандырдылар.

Бер елны Чирмешәндә морг кирәклеге турында әйттем. Ул башкаларны да борчыгандыр. Инде аны ясадылар, хәзер үзебездә судмедэксперт булсын иде, дидем. Бар бит андый проблема, болай да кайгылы райондашларыбыз әле һаман еш кына мәетләрне Әлмәткә алып барып җәфалана.

Көнбагыш басуларын гербицид белән эшкәрткәндә табигатькә зыян салалар. Монысын да җиткердем.

-Кыюлык бар инде  үзеңдә, “чага” беләсең.

-Беләсеңме, кайберәүләр зур җыелышларга бөтенләй йөрми, барганнары мактаулы отчетларны тыныч кына тыңлап утыралар да, кайтыр юлга чыккач, “менә шул хакта әйтүче булмады”, дип зарланыша башлыйлар. Соң, торып бас та, әйт соравыңны, җыен шуның өчен бит инде, - сорауларга җавап бирәләр, киңәш тоталар.

Шуны да әйтим инде, еш кына теге яки бу җыелыш якынлаша башласа, үзләре кыенсынып, “Миндар абый, сиңа килешә, безнең сорауны да бир әле”, диләр. Өстемә алам инде.

-Анда-монла шикаять язып зарлану синең “стильдә” түгел, әйеме?!

-Язмыйм әллә кайларга, аның бит үзебездә дә хәл ителә торган мәсьәләләр бар. Кешенең йөзенә карап әйтү кирәк. Әллә кемнәр бар. Бер елны бер җитәкче өстеннән зарланып, аны гаепләп “өскә” хат язганнар. Комиссия килде. Ул хатның авторы дип, аңа бернинди катнашым булмаса да, минем исем-фамилияне куйганнар.

Юк, мин кемдер артына ышыкланмыйм, алай эшләмим, алай иткәнем юк.

-Лашман халкы нинди?

-Элеккеге кебек үк бердәм түгел, ничектер үз-үзебезгә бикләнеп яшибез. Әмма бездә халык ипле, ашта, эштә, мәет озатуда, зират чистартуда булсынмы, ярдәмчел лашманлылар. Читтә яшәп тә, авылга гел ярдәм күрсәтүче якташларыбыз бихисап. Аларга рәхмәт.

Быел җәй 70 яшен тутырачак Миндар Салих улы тоташ 30 ел “Сельхозтехника”да эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Бу һөнәргә үзлегеннән өйрәнә ул, аннары байтак шәкертләренә остазга әверелә. Элек аларга хәтта кышын да эш бетеп тормаган. Хезмәт ветераны хәзер яшьләрнең даими эш таба алмауларына нык борчыла.

-Миндар абый, син кем баласы. Әти-әниең кемнәр иде?

-Әти, сабый вакытында арбадан егылып, биш яшеннән чукрак, телсез кала. Бик оста, төгәл балта остасы, төзүче иде. Колхозда дистәләп чана, арба ясады. 81 яшькә җитте, соңгы елларында күзләре дә сукырайды.

Әни Елховой авылыныкы иде. Яшь вакытында Владивостокта да яшәгән, шуңа русча яхшы белде. Без өч бертуган үстек.

-Балаларыгыз кайда?

-Икесе авылда, улыбыз, киленебез, ике оныгыбыз безнең белән. Бер кызыбыз Азнакай районында. Аралашып, аңлашып, сүзгә килмичә яшибез. Хатыным Тәнзилә Утыз Имәннеке, 48 ел бергә без.

-Хатының характерыңа күнгәндер инде?

-Мин бит кемгәдер зыян итмим, чыгырымнан чыкмыйм, үпкә сакламыйм. Ул да, “кеше белән бозылыша күрмә” дип, “йөгәнләп” тора. Анысы да дөрес, бигрәк тә авылдаш, күрше белән ара гел дустанә, яхшы булырга тиеш. Шөкер, күршеләр үзебездән дә әйбәт. Тормыштан зарланырлык түгел, урам юлларын чистартып торалар, пенсия алабыз, газ, су, электр – бар да тоткарлыксыз килә. Ә вак-төяк кимчелекләр булыр инде ул.

-Синдәй кеше озак йокламый торгандыр?

-Хәтта кышын да дүрттә, биштә аяк өстендә мин. Маллар асрагач, иртә торасың инде. Печәнне үзем хәстәрлим. 45 ел чамасы гел бер “Иж-Планета-3” мотоциклында йөрдем, печәнне күп төядем аңа. Әле дә кабызып чыгарлык. Хәзер “Нива”га арба тагам. Чалгым да, бензочапкычым да бар. Бер сыер, бер бозау итле дә, сөтле дә итә. 16 ел бер ат та асрадык.

-Син бик өлгер кеше, бер ярминкәне дә калдырмыйсың.

-Дөрес, киләм, халык белән аралашам, дөнья хәлләрен белеп кайтам. Әле соңгы вакытта берничә ярминкәгә бәрәңге дә алып чыктым. Уңа бездә ул яшелчә, эре булып үсә. Хәтта 2010 елгы корылыкта да үзебезгә җитәрлек бәрәңге җыйдык.

 Сорты үзебезнеке, череми дә, вагаймый да. Сорасалар, “Первомайский” сортлы дип шаяртам, безнең урам шул исемдә.

-Яшьләр мал асрап җәфаланмый. Ник?

-Кибеттә бар да бар бит. Акчалы эштәгеләргә мал тоту мәшәкать кенә.

-Җитәкче булып эшли алыр идеңме?

-Эшләр идем, ник эшләмәскә?! Яшь чак булса. Хәзер юк инде. Исәнлек чамалы, ике күзгә операция ясаттым, олыгаелды.

-Армияне кайда үттең?

-Чехословакиядә.1968 елгы чуалышлар вакытында анда идем. Безгә зыяны булмады үзе.

-Мәчеттә дә күренәсең.

-Өйлә, җомга намазларына, Аллаһыга шөкер, йөрим. Мәчеттә яшьләр дә була, җомга көннәрендә 40-45 ләп кеше килә. Бу яктан халык актив Лашманда.

-Тавышың көр, җырчы да түгелсеңдер бит?

-Күп җырладым, байтак мәҗлесләр алып бардым. Әле гармун да тарткалыйм.

-Син Миндар абый, газетабызга да сирәк-мирәк мәкаләләр язгалыйсың. Безгә, турысын әйт, нинди дәгъваң бар, нәрсә ошамый?

-“Безнең Чирмешән”не яратып укыйм, анда бар да урынлы, кызык, яңалыклар күп. Газета матур бизәлешле. Нәрсәдер ошамый дия алмыйм.

Лашманда яшәүче Миндар Салих улы Борһанов барын да күрә, барын да белә. Нәрсәдер ошамаса, үз алдыңда әйтеп бирә. Ул шундый кеше инде...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев