Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ул 36 ел буе “Шушма” колхозында ветеринария табибы булып эшләгән

Заманында әлеге хуҗалыкны илгә танытуга зур өлеш керткән белгечләрнең берсе Ильяс Зыятдинов.

-Мин ветеринария институтын тәмамлап, армиядән соң, 1983 елның 1 гыйнварында колхозга урнаштым. Эшләдек тә , эшләдек. Әүвәлге елларда тәҗрибәле ветфельдшер Әгъзам абый Закировның киңәшләре бик ярады. Ул практикалы белгеч иде. Маллар күп чак: 1500 баш мөгезле эре терлек, 1800 тирәсе дуңгыз, 2800ләп сарык, 100 баш ат асралды. Әле шәхси хуҗалыкларныкын да санасаң! – диде Ильяс Зыятдинов. – Кая инде анда ел саен отпуск сорау. 1986 елда яңа йорт салганда гына ял сорадым. Ул чакта әти-әни дә исән иде.

Бүген Ильяс Исхак улы берүзе тора. Бер вакыты узгач, гаилә кора алмаган, моңа үкенгәли дә кебек. Ә иптәш кирәк, олыгайгач бигрәк тә.

-Төнге 12 дән дә иртә ятканым юк, - ди Ильяс абзый. – Элек бит йокы туймады, дүрттә торылды, ә хәзер йоклап булмый. Тормыш та җитеш үзе, әллә ни эш тә юк. Кием-салымны үзем юам, ашарга пешерергә дә иренмим: ботка, итле шулпа – иң еш әзерләнүче ризыклар. Ел да үгез симертәм, итсез торган юк.

64 яшьтәге Ильяс Исхак улы мәчеткә җомга намазына йөри. Әле берничә тапкыр анда үткән өмәдә дә катнашкан.

-Колхозда эшләгән елларда ул Ленинград өлкәсеннән эре мал ташуларын, армиядә чакта Брест крепостенда булуын да яхшы хәтерли. Украинага, хәрби очучы, полковник абыйсының кызының туена барган көннәрне дә онытмый. Бер елны колхоздан бирелгән бүләкне – авыл күренеше тасвирланган фоторәсемне олы бүлмәсенең түренә үк элгән. Хәзер инде еракка чыгып йөрми, яшьтән кызыкмагач, машинасы, мотоциклы да юк.

Ялгыз дип, бүген ул туганы-тумачасы белән аралашып яши. Аксубай районында торучы сеңелесе, ире белән килеп, өйләрен җыештырып китә. Хәер, Ильяс абзый үзе дә беркайда да тузан тотмый, пөхтә кеше. Аракы белән дус түгел, тәмәке тартуын ташлаган. Авылда, гомумән, аның авторитеты бар. Вакытында гаилә кора алмавы гына кызганыч.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X