Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Безнең якташлар

Туймәттән Рәҗәповларның миләш агачында груша үскән

Туймәт авылыннан Рәҗәповлар гаиләсен суганчылар буларак таныштырганнар иде, анда баргач, гомумән, күп нәрсәгә сокланып кайттым. Йорт, бакча тирәсендәге матурлыкка, чисталыкка карап туймаслык. Аларның “Безнең йортта эш караңгы төшкәч башлана гына әле”, диюләре хактыр.

“Бирнә” суган озакка җитте”

   Керкәледән Туймәткә килен булып төшкәндә, Гөлназның “бирнәсенә” дүрт чиләк суган орлыгы да сыя. Шуннан соң 28 ел вакыт үтсә дә, ул туган авылында канына сеңгән “суган бизнесын” ташламый әле. Рәҗәповлар быел да 10 сутыйлап мәйданда орлык суганы үстергәннәр. Чәч, ута, йолкы... никадәр хезмәт!

   - Орлык суганын алыр вакыт җитте (август башында сөйләштек – М.Г.), аннан соң  тамырга китә, сабагы өзелә, йолкып булмый башлый, - ди Гөлназ Хәмзә кызы.

   Былтыр күп кешедә орлык кипте, Рәҗәповларда исә ул яхшы кышлаган: язын әлеге продукцияне тиз алып бетергәннәр.

   -Яңа уңыш орлыгына Чаллыда бергә укыган Сарман, Тукай, Актаныш районы кызлары заказ бирә дә башладылар. Берсе әүвәл 10 кило дигән иде, аннан 20 килограмм ук кирәк булыр, дип язды. Язга орлык сораучылар күбәя, - ди укытучы якташыбыз.

   Агрономнарың якта торсын, суган үстерү серләрен керкәлелеләрдән дә яхшы белүче юктыр. Ничек сакларга, ничек чәчәргә – алардан сора. Гөлназ әйтүенчә, орлык суганы коры урын ярата.

   -Элек иске йортыбызда  сәндерәләр ясаткан идем. Шунда  шыплап тутырылган 18әр капчык орлык сыя иде. Яңа йортыбызда аны шкаф башларында саклыйбыз, - диде ул.

   Суганның эше барына да җитә. Монда кечкенә кызлары, 8 яшьлек Диана да – зур ярдәмче.

   -Кияүгә килгәндә дүрт чиләк суган орлыгы да алып килдем, әни биреп җибәрде, - дип көлә Гөлназ. - Ирем Рәшитләрнең ул вакытта ук мини-тракторлары бар иде. Ул бер метр киңлектәге фреза белән  түтәлләр ясап торды, мин чәчтем. Баш суганны бер бакча тутырып үстергән еллар булды, дүртәр тоннага җитә иде. Соңгы елларда орлык суганына күчтек.

 

Миләш агачында груша  үсәме?

   Үсә икән. Һаман да шул Рәҗәповлар бакчасында. Гаилә башлыгы Рәшит бакчачылык белән “җенләнгән” кеше булып чыкты. Миләш агачына грушаныкын ялгап үстерүче дә ул, яшь, миләш  яфраклы гибрид агачта груша җимешләре күренә! Нефтьче булып эшләүче Рәшит, хатыны Гөлназ әйтмешли, әнә шулай нәрсә генә эшләтеп бетерми агачларны.

   -Өстәлдә торган алманың тәме ошаса, аны үстереп карыйм инде, төшләрен чәчеп. Менә монда шулай үстергән яшь алмагачлар ике яшьлек булдылар, - дип күрсәтте “авыл мичурины” бакчаларында бер рәт булып тезелгән яшь үсентеләрен.

   Рәҗәповларда 20дән күбрәк сорт алмагач үсә. Бер үк төптә яшел, кызыл алмалысы да бар - Рәшитнең иҗат эше. Быел халык карлыган бик булмады, дип зарланса, ни гаҗәп, боларда анысы да уңган, ничек кенә әле. Эре җимешләрен куаклары ничек күтәреп торадыр?! Ежевика, чия белән татлы чия (черешня) кушылмасы, крыжовник дисеңме, җимешләргә бар да юмарт монда.

   Виноград куаклары да, мул тәлгәшләрдән күренгәнчә, уңышны кызганмаска тиеш. Рәшит аларны әле өч еллап кына үстерә башлаган.

 -Әлмәттә яшәүче абыем Рамилдән өйрәндем. Хәзер бакчабызда алты сорт виноград бар. Яхшы сортлар, бик нәзберекләр инде,  гел карап, препаратлар белән эшкәртеп,  вакытында ашлап торырга кирәк, - ди ул.

 -Уңышын кая илтәсез, бик күп бит бу? – дип кызыксындым.

 -Таратабыз, туганнарга, дусларга, - диләр алар.

   Бакчачылык буенча газетада киңәшләр кирәккәндә, элек без Лашманнан Рөстәм абый Галимовка мөрәҗәгать иткәли идек. Кызганыч, ул мәрхүм инде. Рөстәм абыйны алыштырырдай шундый кеше бар икән: Рәшит тә агач-куаклар, виноград үстерү хакында тәмләп сөйләргә ярата.

  

Калибрахоа, петхоа – күңелгә дәва

   Туймәт авылының Яңа урамында яшәүче Гөлназ һәм Рәшит Рәҗәповларның йортлары әллә кайдан аерылып, күренеп  тора. Чәчәк тә чәчәк монда, капка төбеннән үк башлана әлеге матурлык. Ничек иренмәгәннәр генә. Нигездә, Гөлназ эше икән бу. Ул шулай нинди генә чәчәкләр үстерми. Әлегә күбрәге петунияләр – ят исемле калибрахоалар, петхоалар күзне иркәли, көзгә таба  матурлык тагын да арта.

  -Төнге 12дә дә карап керәм, югыйсә тынычлап йоклый алмыйм: кайчан, ничек чәчәк аталар – миңа барысы да кызык, - ди хуҗабикә. - Унбиш төрле - күпьеллык, егерме биш  төрле берьеллык чәчәкләрем булды. Үземнең яраткан чәчәгем – лалә – тюльпан. Хризантема-мультярларым 85 төрле үк.

   Әлеге йортта  беркем тик тормый.  87 яшьлек, элек тегермәнче булып эшләгән әтиләре Сәгыйть абый да үзенә гел эш табып тора. Кош-кортларны, терлекләрне караша, көрәк-сәнәк саплау ише вак-төяк эшләр дә аның җилкәсендә.

   Рәҗәповлар ишегалларында җәйге өй ясап куйганнар, шунда казанлы, шашлык кыздырырлык җайланмасы булган мич тә сыйган. Ял итеп алыйм дисәң - диваннары, чәйлим дисәң – өстәлләре куелган. Төп йорт булгач, кунаклар еш кайта бу гаиләгә. Кеше кунак итәргә дә вакыт таба алар. “Бездә эш кеше йокларга яткач та дәвам итә, төнге 11 нче яртыларда лампочкалар кабызып, чәчәкләргә, яшелчәләргә су сибәбез әле без, - диләр Рәҗәповлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэшит молодцы!