Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттә узган якташлар очрашуында авылга трактор да бүләк иттеләр

Туймәт таулары, чишмәләре белән генә түгел, ә күренекле, танылган кешеләре белән дә горурланырлык авыл. Тамырлары белән бу җирлеккә бәйләнгән, бүген инде җитәкче урыннарда эшләүче, шәһәр һәм районнар белән идарә итүче якташларыбыз авылдашлары белән очрашты, истәлекләре белән уртаклашты. Билгеле, кунаклар буш кул белән кайтмаганнар.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев авыл җирлегенә бәләкәй “Беларус” тракторы бүләк итте. Тракторны очрашу узган авыл мәдәният йорты каршына кайтарып куйганнар.

-Туймәт - әниемнең туган авылы, мин үзем дә биш яшемә кадәр биредә еш кунак булдым, аның урамнарында уйнап үстем. Менә шушы мәдәният йортында караган беренче кинофильм да исемдә әле, - дип балачак хатирәләре белән уртаклашты Рөстәм Мидхәт улы. – Туганнар белән элемтәдә торсак та, дистәләрчә еллар Туймәттә булган юк. Авылга күптән ярдәм итәргә ният бар иде, менә ул көн җитте. Бу трактор авылдашларга хезмәт итсен, авыл урамнары чиста булсын, башка ярдәм кирәк булса да, мин булышырга әзер.

“Татойлгаз” җәмгыяте генераль директоры Роберт Фәссахов туган авылына эзен суытмый, аның тырышлыгы белән  Туймәт сулы да, газлы да, юллы да булды. Аның ярдәмен санап бетерерлек түгел. Әлеге очрашуга ул авыл турындагы яңа китапның сигнал нөсхәсен алып кайткан. Татар һәм рус телендәге басманы авылдашларына танышарга һәм төзәтмәләр кертергә тапшырды.

-Бу китапны авылның 280 еллыгын бәйрәм иткәндә тәкъдим итү нияте белән  йөрим, - диде Роберт Харрас улы. – Аның һәр туймәтленең өстәл китабы булуын телим.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов кулына, авыл мәшәкатьләренә тоту өчен, акча салынган конверт тапшырды. Ул шәһәрдә үссә дә, җәйләре әнисенең туган авылы Туймәттә үткән.

-Сокланырлык матур җирләр күп булса да, туган җиргә җитми. Мин түбән оч малае. Бик еш булмаса да, кайтып туганнарның хәлләрен белеп торабыз, - диде Рәгать Галиәгъзам улы. – Әни туган авыл урамнарыннан узып, авылдашларына сәдака таратырга теләде, авыру сәбәпле, исән вакытта, аның хыялын үти алмадык. Соң булса да, бүген аның теләген тормышка ашырдым.

Казан халык сәнгате техникумы директоры, Чирмешән якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Рушания Сәүбанова туган авылын ярату хисен үзенең җыры аша җиткерде, авыл мәктәбенә, балалар бакчасына, мәдәният йортына, китапханәгә бүләкләр тапшырды. Кунакларга да истәлеккә техникум укучылары ясаган эшләрне бүләк итте.

-Туймәт халкы киң күңелле, авылны, чишмәләрне саклап калучылар, без аларга бик рәхмәтле, матур яшик, девизыбыз шундый, - диде Рушания Кыяметдин кызы. – Авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримовка зур рәхмәт. Халык белән уртак тел табып эшләү җиңел түгел.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин хезмәттәшләренә, авылга ярдәм итүче бүгенге чара кунакларына рәхмәтләрен җиткерде.

Туймәт авылында  188 йортта 479 кеше гомер итә. Тырыш халык бакчачылык, умартачылык, сәүдә, фермерлык белән шөгыльләнә, нефть тармагында хезмәт куючылар да бар. Мәчет авылның рухын җылытып тора. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты эшләп тору да сөенечле.

фото: автор

Туймәттә якташлар очрашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев