Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәткә яңа туган баланы бүләкләре белән алып кайтканнар

Туймәт авылында яшәүче Илүсә һәм Марсель Хәйруллиннарның шушы көннәрдә икенче сабыйлары – кызлары туды. 2 сыйныфта укучы Мусага сеңелкәш алып кайтканнар. Бәләкәч Әлмәт шәһәре бала тудыру йортында 3 килограмм 740 граммлы булып дөньяга килгән, аңа  Иллария исеме биргәннәр.

Икесе дә 43 яшьлек әти белән әнигә бала тудыру йортыннан чыкканда  бала кирәк-яраклары җыелмасы бүләк иткәннәр.

-Без гаиләбезнең кереме хакындагы белешмәне алдан ясатып куйдык, - ди Марсель. - Аны башка документлар белән бергә бала тудыру йортына тапшырдык. Рәхмәт, кызыбызны аннан чыгарганда зур тартма белән кирәк-яраклар бүләк иттеләр. Анда бала өчен кирәкле бөтен әйберләр дә куелган.

Әлеге тартмада комбинезон-трансформер, мендәрчек, сарык йоныннан одеял, подгузниклар, халат, сөлге, сабый өчен кием-салым, бала аслыклары, гигиена кирәк-яраклары һәм киез итекләр дә бар.

Мондый җыелма аз керемле гаиләләрдә бу елның 1 гыйнварыннан соң туган сабыйларга бирелә башлады.  Әлеге комплектны алу бала тудыру йортыннан чыкканда алу өчен, гаиләдә җан башына уртача керем турында  белешмә тапшырырга кирәк. Андый белешмәне бала туганчы ук район социаль яклау бүлегенән бирәләр. Җан башына гаиләнең уртача керемен исәпләгәндә әти-әни, балигъ булмаган балалар һәм туачак бала да исәпкә алына.

Бала тудыру йортыннан чыкканда әлеге җыелманы алырга өлгермәгән очракта, бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча, тиешле документлар белән  бала тудыру йортына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хәйруллиннар районда мондый бүләкне алучыларның беренчесе.

2020 елның  8 гыйнварында районда беренче булып дөньяга килгән Денис Романовка тиеш мондый күчтәнәчне бераз соңрак бирәчәкләр, чөнки алар җан башына уртача керем турындагы белешмәне бала тудыру йортыннан кайткач кына  алганнар.

фото: Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев