Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Тукай бистәсеннән Минәхмәт Амалетдинов бүләк мотоциклда 80 яшендә дә җилдергән

Тукай поселогында гомер итүче Минәхмәт Амалетдинов “Урал” мотоциклы белән Яр Чаллы шәһәренә дә еш барган.

Бу хакта юбиляр 90 яшьлек гомер бәйрәменә җыелган кунакларга да сөйләде.

-Тракторчыга укып кайткач, мине иске генә тракторга утырттылар, берникадәр вакыттан соң яңа техника бирделәр. Аның белән язгы чәчү чорында яхшы күрсәткечләргә ирештем. Ул вакытта район башлыгы булган Әхсән Заһитов 100 гектарда чәчү үткәрсәң мотоцикл бүләк итәбез дип, ышандырган иде, сүзендә торды, - диде Минәхмәт Амалетдин улы. – Бүләк техника белән шәһәрләргә дә йөрдем, Яр Чаллыдан көненә әйләнеп кайта идем.

Минәхмәт бабай гомере буе колхозда эшләгән, хатыны Миңнемәрьям белән сарыклар да караганнар, механизатор, сугаручы булып та хезмәт куйган. Элек елларда ул авылда оста сугымчы саналган.

Хатыны белән дүрт кыз, бер ул үстереп, олы тормышка чыгарганнар. Кызганыч, карчыгы үлгәнгә дә 12 ел гомер үткән, 8 ел элек 51 яшьлек улын да җир куенына салганнар. Бер кияве белән оныгы да якты дөньядан киткән.

Күз тимәсен юбилярга, әле дә “егетләр кебек”, саулыгыннан зарланмый. Төп нигездә ялгызы гомер итә. Өендә дә, йортында да тәртип, балалары да атна саен кайтып, әтиләренең хәлен беләләр, үзләренә дә кунакка алып баралар. Тик ул шәһәрдә озак тора алмый, бик тиз туган авылын сагына башлый. Юбилярның  сигез оныгы һәм ун оныкчыгы да бабалары янына еш кайталар. Бүген дә аның юбилеена мул табын корганнар.

-Быелгы карлы елда да Минәхмәт абыйның йорты да, капка төбе дә ялт итеп торды, ул иртүк торып бөтен җирне чистартып куя иде, - диде Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов, юбилей белән котларга килгәч.

Минәхмәт Амалетдиновны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова һәм район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллиналар юбилее белән котладылар һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Җизнәсенең юбилеена Иске Кадидан балдызы Хәдичә Габдуллина да килгән.

-Безнең җизни әти урынына да, абый урынына да булды. Ул бик ярдәмчел кеше, һәрвакыт булышырга тырыша, - диде Хәдичә әби.

Бу сүзләрне аның балалары да раслады: “Әти кеше өчен җанын да бирергә әзер, бик ярдәмчел, бик сабыр. Безне дә үзләре кебек хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерделәр, ул әле дә безгә киңәшләре белән булышып тора. Биш вакыт намазны калдырмый, өйләгә мәчеткә бара.”

Тукай бистәсе ветераны Минәхмәт бабайдан 90 яшьтә дә шундый яшь, сәләмәт булып калуның серен сорамыйча булдыра алмадым.

-Тормыш рәвешеннән торадыр, кешеләргә бер вакытта да начарлык эшләмәдем, спиртлы эчемлекләр белән “дус” булмадым, башка начар гадәтләрем дә юк, - диде ул.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев