Туймәттән Шаһидуллиннар гаиләсе республика Рәисе белән очрашты
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше республикадагы иң яхшы гаиләләрне кабул иттеләр. Тантаналы чарада Татарстаннан 45 гаилә катнашкан.
Очрашуга Туймәт авылыннан Рафик һәм Наилә Шаһидуллиннар да барды.
Махсус хәрби операциягә мобилизация башлану белән, алар анда бер-бер артлы өч улларын озаталар. Әүвәл өлкән уллары Русланга, ике көннән соң Илдар белән Булатка повестка тапшырыла.
Әти-әниләре янында кызлары Диана, уллары Айнур һәм Наилә Нургали кызының апасының улы Рәсүл кала. Өч ел элек аның әнисе Нәзилә вафат булган, шуннан соң Шаһидуллиннар ятим калган малайны үзләренә сыендыралар.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.
Ул ассызыклаганча, нәкъ менә гаиләдә төп кешелек кыйммәтләре - җиргә һәм туган йортка мәхәббәт, ватанга тугрылык, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек сеңдерелә.
-Без илгә батыр Ватан уллары биргән аналар алдында баш иябез. Тыныч тормышыбызны геройларча саклаган махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына, гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре. Сез - аларның ышанычлы тылы һәм таянычы! - дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
Олег Васильев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев