Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Түбән Кармалкада Корженковларның йортларын арысланнар саклар

Түбән Кармалка авылыннан Сергей Корженков яңа һөнәр үзләштерә – тротуар плиткалары, бордюрлар, хәтта бакча фигуралары ясарга өйрәнгән.

- Идея үзеннән-үзе килде: интернетта күреп алдым һәм кызыксынып киттем, - ди Сергей Михайлович. – Эшләү технологиясен өйрәндем, формалар сатып алдым, ком-таш катнашмасы һәм цемент әзерләдем. Вибро өстәл (вибростол) дә ясап куйдым.

Якташыбыз яңа шөгыленә үткән җәйдә тотынган. Ул эшне кыш көне дә туктатмый, җылы остаханәсе бар. Без барганда да ул шунда эш белән мәшгуль иде. Сергейның “мини заводы” кыш буена эшләгән. Плиткалар, бордюрлар һәм ишегалдын бизәячәк арыслан сыннары үз урыннарын көтеп тезелеп торалар.

- Җәй көне төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәчәкмен, - дип планнары белән уртаклаша оста. - Өй янында уңайлы гына түгел, матур да булуын телим.

Сергей Корженков өчен “мөмкин түгел” дигән сүз юк. Аның алтын куллары теләсә нәрсә булдырырга сәләтле: ул эретеп ябыштыручы да, агач эше остасы да, техникаларны да биш бармагы кебек белә. Чын оста өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә юк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев