Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодайның Җәлил урамында бик матур йорт бар

Түбән Чегодайның Җәлил урамыннан узып барганда, матур чәчәкле, затлы бер аерым йортка очраклы гына күзем төште. Анда керсәм...

Тротуар плитәләре җәелгән ишегалды, матур капка, нык ишекле гараж, туя агачлары, зәңгәр чыршы, беседка, идеаль тәртип... Эчкәрәк үткән саен, монда яшьләр торуына шигем калмады. Әмма ялгышканмын, йортның хуҗасы ялгыз яшәүче пенсионер Миңлегөл апа Мөхәммәтшина булып чыкты.

 -Сезнең эш кенә бу? – дим аңа.

 -Юк инде, балалар: улым Нияз, бигрәк тә, киявем Рөстәм белән кызым Мәдинә нык булышалар. Үзләре Әлмәттә аерым йортта яшәсәләр дә, еш кайталар, рәхмәт. Мине алар карап, йорт-җиремне ныгытып торалар, - ди Миңлегөл Мостафа кызы.

Шундый матур йортлар, бакчалар күргәч, күңел сөенә. Әйе, Миңлегөл апа үзе дә яшерми, аның йортын шулай курчак йорты итүдә, барлык белән яшәүче кияве белән кызы шактый көч куйганнар. Авылга да игелекләре тиеп тора аларның. Юл ясатканнар, әнә авыл зиратында кирәк-яраклар куярга корылма төзегәндә кызы 100 мең сум акча кайтарган. Әниләрнең хуҗалыгында да күп нәрсәгә аларның кулы тигән. Әмма яшьләр булдырганны, ясаганны  тәртиптә, чисталыкта да тотарга кирәк бит әле.

Бу йортта бар да ялт иткән. Пөхтә итеп, бордюрлар белән ясалган түтәлләр, мәсәлән, шашлык кыздыру өчен заманча мангал, колмак агачы яфраклары эченә сыенган беседка, ял итү өчен таган...Теплица янәшәсендә утыртылган урман җиләге яфраклары пөхтә итеп кыркып алынган. Соң өлгерә торган кызыл һәм сары төстәге эре сортлы кура җиләге әле дә пешеп утыра. Бакчада, йорт тирәсендә әгәр бер чүп булса. Юк, балаларга гына ышанып ята торган кеше түгел Миңлегөл апа.  

 -Әй, кайнашып йөрим инде шунда, капка төбендә утырырга яратмыйм, миңа хәрәкәт кирәк, - ди ул.

 - Чүп үләннәренә “покой” юк икән сездә.

 -Аларның орлыгын койдырмыйм.

 - Чәчәкләрегез бик матур.

 - Миңа алар ләззәт бирә, чисталыкны, матурлыкны бик яратам, - ди ул.

Миңлегөл Мөхәммәтшинаны районда белүчеләр байтактыр, элек ул күп еллар Чирмешән универмагында сатучы булып эшләде. Гомумән, сәүдә системасында 33 ел макталып хезмәт куйган. Мәрхүм ире, механизатор булып эшләгән  Ногман абый белән бер ул, бер кыз үстергәннәр.  Менә хәзер шуларның рәхәтен күрә әни кеше.

Ул кыяр, помидорларны ике аерым теплицада үстерә. Томатлардан күбрәк сок ясый.

-Помидорга, борычка ел килде быел, - ди оста бакчачы.

Миңлегөл яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үскән. Кыз чагында авылда,  Жданов исемендәге колхозда сыер савучы булып эшләгәндә аны, яшь терлекчене,  1965 елда  Казаннан килеп,  республика телевидениесенә төшереп китәләр.

-Тапшыруны караган истә түгел инде. Ул вакытта телевизор авылда да бер өйдә -  колхоз рәисе Мәсхүт абый Дәүләтшиннарда гына бар иде, - дип тә үткәннәрне искә алды пенсионер якташыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миңлегөл минем балачак дустым,классташым.Синең шулай матур тормыш алып баруыңа бик шатмын.Киләчәктә дә шулай исәнлек белән,тормыштан ямь табып яшәргә язсын.Мөнирә.