Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодайдан Лилия Хожаевага бүләк китерделәр

Түбән Чегодай авылында яшәүче Лилия Хожаеваны киләсе елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” район газетасына яздырдылар.

Якташыбызга Чирмешән авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты исеменнән әлеге бүләкне җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов аның өенә барып тапшырды.

- Быелның апрель аенда махсус операция зонасында һәлак булган якташыбыз Нуршат Нурмөхәммәт улы Хожаевның тол калган хатынына, гаиләсенә бу кечкенә генә булса да ярдәм, - диде Марс Җәүдәт улы.

- “Безнең Чирмешән”гә ел да язылам, менә монысында бүләк үк ясадылар, рәхмәт бик зур. Яңалыкларны газетаның интернеттагы сайтыннан да карап барам, әмма газетаны кулыңа алып уку бөтенләй башкача, - ди Лилия Галимҗан кызы.

Марат Гомәров фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев