Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодайдан Габделхак абый эшне техникага “кушарга” тырыша

Зур мәшәкатьләр вакытында Түбән Чегодай авылыннан Бәдретдиновлар хуҗалыгы умарта оясыдай “у-у” килеп тора. Алар барысын да бергәләп - туганнар, балалар, кияү-киленнәр, баҗайлар белән эшләргә гадәтләнгән.

Эше дә, ашы да бергә

Терлек асраучы авыл халкы бу арада азык чөгендере ала. Түбән Чегодайдан Габделхак һәм Рузалия Бәдретдиновларда әлеге эшне бер көндә генә җиңдереп бетерерлек түгел. Орлыгын үзләре ясаган ярымбаллы сортлы чөгендерне 30 сутыйга якын мәйданда ук үстергәннәр. Уңыш эре, калибровкаланган диярсең, барысы да бер чама зурлыкта.

-Насосым бар, Чирмешән елгасы янәшә. Шуннан, корыга киткәч, су сиптердем, - ди Габделхак Әхәт улы. - Шлангларым сузып куйган. Бакчада биш “чыпчык” тора (сиптергеч - брызгалкаларны ул шулай атый), чиратлап:  бер атна  - чөгендерне, бер атна бәрәңгеләрне коендырдым, шуңа күрә быел да йодрык кадәр бәрәңгеләр булды.

Бәдретдиновларга чөгендер алышырга Габделхак абыйның сеңелләре Галия, Әсфия дә булышалар. Шәһәрдән, атап, шуның өчен кайтканнар

-Сезгә ял көне килергә иде, бераз арттырсаң, анда бер чөгендергә бер кеше була, - дип елмайды туганнарның берсе.

 

-Әйе, эш вакытында шулай десант төшә безгә, - дип шаярта Габделхак абый.     

-Ике яктан да туганнарыбыз булыша, балалар, баҗайлар. – Әле менә 15 сутыйлы бакчада бәрәңге иде, җыйнау аны ярты көндә алып, урнаштырып та бетердек.

Бәдретдиновларның  тугыз баш эре маллары, утызлап сарыклары бар. Элегрәк савым сыерлары гына да сигезәү булган.

-Күпмерәк сөт савасыз? - дим Рузалия ападан.

-Хәзер сыерларыбызны киметтек. Җәен көненә 30-35 литрлар чамасы. Сөтне халык та ала, җыючыларга да тапшырабыз, - ди хуҗабикә.

Без түгел, техника арысын

Зур хуҗалыктагы эшләрне ансатлаштырырга тырыша Габделхак абый. Күптән инде чөгендер тапагыч ясап куйган. Анысын миңа да эшләтеп күрсәтте. 380 вольтка көйләнгән тапагыч самавыр кадәрле чөгендерне секундлар эчендә, бер көчәнми, “ых” та итмичә чыгара.

-Кышларын малларга шулай иртә һәм кич тугызар чиләк тапатым бирәм, - ди ул.

Абзардагы бөртек ваклагыч та – хуҗаның кул хезмәте җимеше.

-Терлекләрегез күп, байтак азык кирәктер шул? – дим.

-21 гектар пай җиребез бар, анда печән үстерәбез. Шуны ике чапкыч белән: бер тракторга - улым, икенчесенә үзем утырып чабабыз. Аннан  “гребалка” белән теземгә салганнан соң, МТЗ-82 тракторына арба тагып китәм. Арба транспортерлы, печәнне үзе җыя, яхшы, ипле җайланма. Кайткан печәнне тракторга тагылган сәнәк белән тезмәгә менгерәм. Шулай азык хәстәрлибез.

Габделхак абыйның бакча эшкәртергә, бәрәңге утыртырга, алырга да тагылма җиһазлары бар.

-Быел җир бик каты булды. Копалкам ватылыр дигән идем, “өзмәдем” үзе, исән калды, - ди ул.

-Эшегез күп икән, арыйсыздыр?

-Юк, без алай арырлык, караңгыдан караңгыга  эшләмибез, яшь тә бара, 65 нче китте. Бик арысак, ташлыйбыз да, өйгә керәбез.  Төш вакытында - “тихий час”, авылдашлар да моны белә, бу вакытта борчып та йөрмиләр.

Дөрес, уңган гаилә бүген сәгать дүрттән үк аякта инде анысы.

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев