Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбәнкәминкәлеләр авылда мәктәп төзеткән директорны еш искә төшерәләр

«Гомеремнең иң матур еллары Түбән Кәминкәдә узды», - дия торган булган Зөфәр Салиев.

Зөфәр абыйны Түбән Кәминкә халкы әле бүген дә сагынып искә ала. Аны районда гына түгел, республикада да, Ельцинга түбәтәй кидерткән милләтпәрвәр буларак, яхшы беләләр. Быел сентябрь аенда 96 яшендә якты дөньядан киткән ветеран турында хатирәләр кабат яңарды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Зөфәр Салиев - Аксубай районының Иске Кармәт авылы кешесе. Өч ел Иске Үтәмеш мәктәбендә укыткач, 1969 елда аны Түбән Кәминкә авылына мәктәп директоры итеп җибәрәләр. Унөч ел биредә җитәкчелек итә ул. Бу чорда аның башкарган эшләрен, яхшылыкларын әле дә сокланып искә алалар.

-Зөфәр абый белән бер елны килдек без Түбән Кәминкә мәктәбенә, - ди ветеран укытучы Мөнирә Җамалетдинова. - Алар гаиләләре белән килделәр, дүрт балалары бар иде. Зөфәр абый – география, хатыны Оркыя апа тарихтан укытты. Укытучыларга да, укучыларга да бик игътибарлы иде.

Бу елларда авылда агач бинада укыйлар. Элемтәләре зур булган директор  яңа мәктәп төзетү хәстәренә керешә һәм 1970 елда таштан зур мәктәп төзеп куялар. Ул елларда авыл мәктәбендә ике сменада 300дән күбрәк укучы белем алган. Бүген дә шул бина хезмәт итә.

Мәктәпнең үз автобусы була, шофер да тоталар. Бу техника белән укучыларны шәһәрләргә экскурсияләргә йөртәләр. Белем йортының ике аты да гел эшкә ярап тора. Ашханә, хезмәт дәресләре өчен эш мастерское, мәктәп бакчасы - болар барысы да ул җитәкчелек иткән елларда булдырыла. Физика, химия, биология дәресләре махсус лабораториядә уза, Зөфәр абый аңа җиһазларны Казаннан алып кайта. Шундый бай укыту-материаль техник базалы башка мәктәп булдымы икән районда ул елларда?! Укучылары ничек итеп дәресләрдә тәҗрибәләр уздырганнарын әле дә сокланып сөйлиләр.

-Зөфәр абый бала җанлы, бик гадел кеше иде, бу сүзләр аның рухына дога булып барсын, - дип истәлекләре белән уртаклашты әлеге мәктәп укытучысы Миңсылу Закирова. - Ул бер вакытта да үз балаларын күтәреп, яклап, башкаларны түбәнсетмәде, без барыбыз да тигез идек. Мин моңа еллар узгач тагын бер кат инандым.

Директор малаена Артекка юллама бирәләр. Тик ул аны 7 сыйныфта укучы Миңсылуга тапшыра. Яшүсмер кыз икенче чиректә шунда ук укып, ял итеп кайта. Ә юлламаның Зөфәр абыйның улы Рамилгә бирелгәнен ул бик күп еллардан соң гына белә.

-Моның тарихын миңа Рамил үзе сөйләде, ул миннән бер сыйныф алдан укыды, - ди Миңсылу апа. - Рамил ялга барырга әзерләнеп тә куйган булган. Тик әтисе: “Улым, юлламаны Миңсылуга бирәбез, ул синнән яхшырак укый, әтисе дә юк. Насыйп булса, син  дә бер барырсың әле,” - дия.

Кышкы бураннарда мәктәп атын җиктереп, үзе дилбегәне тотып, укучыларны өйләренә таратып йөргәнен дә матур хатирә итеп искә төшерә элеккеге укучылары.

-Мәрхүм директорыбызның тагын бер матур сыйфаты - укучының нинди һөнәргә сәләтле булуын күрә, тоя, чамалый  иде. Һәм ялгышмады, күпләр ул әйткән һөнәрне сайлап зур дәрәҗәләргә иреште, - ди Миңсылу Закирова. - Институтта укыганда каникулга кайткач, ул безне мәктәпкә чакырып, дәрес бирдерә иде, ә үзе шунда утыра. Менә шулай ул безгә практика уздырды.

Зөфәр Салиев Түбән Кәминкәдән киткәч тә укучылары белән элемтәләрен өзми, телефоннан да сөйләшеп торалар. Инде 25 ел, ул төзеткән мәктәптә, директор булып эшләүче Әхтәм Мусин да аның укучысы. Әхтәм студент елларында Казанда, Зөфәр абый белән күрешү өчен, аны эзләп, табып, өйләренә бара.

-Зөфәр абый турында истәлекләр белән мәктәп музеенда бер почмак  булдыру нияте бар, - ди Әхтәм Миннәгыйм улы. - Авылыбызны шундый мәктәпле иткән кешене онытырга хакыбыз юк. Ул бит гаиләсен икенче планга калдырып, мәктәп өчен эшләгән, яшәгән. Бу кадәр базаны ничек булдырып, ничек саклаган гына, әле дә сокланам. Элемтәләре зур булгандыр инде, кулына кәрзин тотып гел юлда иде.

Укучыларының Зөфәр Кәшаф улына булган хөрмәте зур булуын Аксубай районы Иске Кармәт авылына мәрхүмне җирләргә дистәләп укучысы баруы да раслый.

Түбән Кәминкәдән киткәннәренә 40 елга якын вакыт үтсә дә, Зөфәр абыйның балалары да авылны онытмый, кайткалап торалар. Кәминкәлеләр дә аларны үз авыл кешеләре кебек кабул итәләр.

-Әтисенең җидесе көнне Рамил Зөфәр улы,  мәктәп укучыларына дип, сәдака-күчтәнәчләр китереп китте, - ди мәктәп директоры Әхтәм Мусин.

Салиевлар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, алар барысы да укып, дәрәҗәле кешеләр булганнар. Төрле мөхиттә үссәләр дә, балаларын татар рухлы итеп, ана теленә мәхәббәтле итеп тәрбияләгәннәр әти-әниләре. Балалары да, оныклары да татар телен яхшы белә, матур итеп ана телендә аралашалар.

фото: Салиевлар архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев