Түбән Кәминкәгә һәм Чирмешәнгә Себердән кунаклар кайтты
Җан тартмаса, кан тарта. Бу әйтеменең дөреслегенә тагын бер кат инандым. Моңа тумышлары белән Түбән Кәминкәдән булган Хәсән Минеголов һәм аның икетуганнары Камалетдин һәм Хәбир Низаметдиновларның дүртенче һәм бишенче буын балалары 1000 километрдан артык юл үтеп, әби-бабаларының туган ягына кайтып, 108 елдан соң туганнары белән күрешү сәбәпче.
Чирмешәндә яшәүче Рамил Гыйрфанов әнисе Гөлминур (ул инде мәрхүмә) ягыннан, ишетеп кенә белгән, туганнары белән очрашты.
-Әби-бабай, әни гомерләре буе туган якларына кайтып килү турында хыялландылар, исән вакытларында моны эшли алмадык, ә әнигә, ничек булса да Татарстанга кайтып, туганнарны эзләп табарга ышандырдым, - ди инде 50 яшен тутырган Альмира Азат кызы. - Хәзер бит Интернет заманасы, бер керешкәч бик тиз таптым туганнарны. Әнинең Гыйрфанов Исрафил, дигәне хәтердә калган, “Одноклассники” сайтында шул исем, фамилияне җыйдым, бар андый кеше, фоторәсемендә безгә дә охшаган кебек. Шуннан соң хат яздым, телефон номерымны да калдырдым.
Альмира ханыма озак көтәргә туры килми, берничә көннән телефоны шалтырый, ә трубканың икенче башыннан Исрафил җавап бирә. Туганнар бер-берсен тиз танып ала һәм озаклап сөйләшәләр. Төмән яклары белән Татарстан арасында ике атналап элемтәләр өзелми. Инде Себердәге туганнар бүген биредә.
Берничә көнгә генә кайткан кунаклар Чирмешәннең истәлекле урыннарында да булырга өлгерәләр, мин алар белән туган як тарихы музеенда очраштым. Әлеге очрашуга барганда башыма килгән беренче уй – татарча бер сүз булса да беләләрме икән? Төмән кунаклары белән очрашкач, исем китте - алар барысы да татарча сөйләшә, хәтта бездән дә уздырып – мишәрчә. Сигез яшьлек Руслан да (ул инде бишенче буын) татарча белә. Аның Альмира ханыма, бала вакытта әби-бабасы сөйләгән “Камыр батыр” әкиятен кычкырып, интонация белән, татарча безгә дә сөйләве мине таң калдырды. Алар шундый ачыклар, гадиләр, мин дә үземне әллә кайчангы танышларым белән очрашкандай хис иттем.
-Очрашу алдыннан бераз дулкынлану, безнең ничек кабул итәрләр икән, дигән шикләнү дә булды, - ди Альмира ханым.
Билгеле, мондый дулкынлану Гыйрфановларда да була, тик кан туганнар бер-берсен тиз танып алалар (алар бер-берләренә охшаган, сары чәчле, зәңгәр күзлеләр), сөйләшер сүзләр дә табыла.
Мәкаләмнең башында язган якташлар Хәсән Минеголов, Камалаетдин һәм Хәбир Низаметдинов һәм тагын берничә гаилә 1910 елда Түбән Кәминкәдән чыгып китәләр. Балаларын, кирәк-яракларын ат олавына төяп, бар малларын да ияртеп Тобольский якларына (хәзерге Төмән өлкәсе) юл алалар. Юлда туктый-туктый, өч ай баралар һәм бик матур бер күл янына төпләнәләр - Ак Күл (Дулепино) авылына нигез салалар.
Бүген кунакка кайткан Рамазан абыйның әтисе Ибраһимга ул вакытта нибары 4 яшь була. Ә Альмира - Ибраһим бабайның кызының кызы, 29нчы оныгы. Ибраһим бабай хатыны Сәлимә әби белән 10 бала үстерәләр, бүген инде төпчекләре – Рамазан абый гына исән. Алар хатыны Рәйсә апа белән әле бүген дә төп нигезләрендә, Ак Күл авылында гомер итәләр.
-Быел Рамазан абыйның 65 яшьлек юбилее булды, шунда аңа, абый быел ничек тә Татарстанга кайтабыз, дип ышандырдым, - ди ире һәм улы белән кайткан Альмира ханым. - Абыйга шундый бүләк ясый алуыма бик шатмын. Үзебез Төмән шәһәрендә яшәсәк тә, балачакта җәйләребез авылда, әби-бабай янында үтте. Алар телебезгә, динебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләделәр. Мин аларның бер вакытта да зарланганнарын хәтерләмим, хәләл көч белән көн күрделәр, тормышны яраттылар. Бу сыйфатларны безгә дә бирделәр. Түбән Кәминкә авылы турында еш сөйли иделәр, сагынганнардыр инде. Өстәлләрендә һәрвакыт самовар кайнап торды, бу самовар турында хикәя дә яздым әле.
Элегрәк, авыл белән Ак Күл арасында сирәк булса да хатлар йөри, соңрак элемтәләр бөтенләй өзелә.
Кунаклар озак тоткарлана алмый, Рамазан абый белән Рәйсә апа авылда маллар асрап яши икән, атлары гына да 20 баш ди. Бездәге кебек, нәкъ кышкылыкка азык хәстәрли торган вакыт. Төмән шәһәреннән 100 километрда урнашкан авылда әле газ кермәгән икән, мичкә утын ягып җылыналар, электр уты да 70нче елларда гына кабына.
-Аллага шөкер, матур, бай яшибез, хезмәт белән көн күрәбез. Эшләгән кеше кая да мул тормышта яши ул, - ди Рамазан Хәсәнов (Хәсән бабай оныгы). - 20 йортлы авылыбызда 40 кеше гомер кичерә, яшьләр дә юк түгел. Йорт саен диярдек сыер, сездәге кебек сөт тә сатабыз. Дөрес, 1000әр кеше яшәсә дә, кайбер авылларда берничә баш кына сыер тоталар. Бездә урманнар күп, биек, ә сездә таулар бик матур. Татарлар тырыш халык бит. Гореф-гадәт, йолаларыбызны үтәп яшибез. Бездә татар газетасы да чыга. Әти-әниләр гомер буе “Азат хатын”, “Сөембикә” кебек Татарстанда чыгучы газета-журналлар алдырдылар.
Кунаклар Түбән Кәминкә авылы белән дә таныштылар, туганнарының каберләрен зиярат кылдылар, авыл буасында су да керделәр, ерак карендәшләре белән очраштылар, аннан соң Казанга юл алдылар. Анда да аларның туганнары аз түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев