Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән 90 яшьлек Минбәнат әби – шәп нәселдән

Бүгенге бәйрәмдә ул үзе турында түгел, туганнарын, бигрәк тә әтисен еш мактап сөйләде. 90 яшен тутырган Минбәнат әби Түбән Кәминкәдә бик билгеле - Хөснуллиннар нәселеннән. -Безнең нәсел, пародабыз шәп иде, - Минбәнат әби. - Әти бик булдыклы, чиста кеше булды. Ипигә тилмертмәде, ач яшәмәдек. Чабата да тукып, аны Елховой базарында...

Бүгенге бәйрәмдә ул үзе турында түгел, туганнарын, бигрәк тә әтисен еш мактап сөйләде.

90 яшен тутырган Минбәнат әби Түбән Кәминкәдә бик билгеле - Хөснуллиннар нәселеннән.


-Безнең нәсел, пародабыз шәп иде, - Минбәнат әби. - Әти бик булдыклы, чиста кеше булды. Ипигә тилмертмәде, ач яшәмәдек. Чабата да тукып, аны Елховой базарында саттык. Башкаларга да булыштык. Күбәү - 8 бала үстек, туганнарым бик үткеннәр иде.

Район җитәкчесе Наил Зарипов аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, үз исеменнән бүләкләр тапшыргач, юбиляр, күңеле тулып, аңа хөрмәт күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерде. - Путинның рәхмәте ни тора, зур кеше бит ул, - диде Минбәнат әби. - Бүген зур почетта мин.

Төп йорттагы улы Ильяска, аның хатынына да гел саулык, бәхет теләп дога кыла ул. - Килен белән әниле-кызлы кебек яшибез, аннан уңдым, һич зарлана алмыйм, - диде. - Ирем-әтиләре бик уңган, башлы кеше иде. Балаларымның барысы да яхшы.

Тракторда да эшләгән, бәрәңгене камыр ясап күмәч ашаган чор кешеләренең күбесе нәкъ аның кебек: зарлана белмиләр, артыгын сорап йөдәтмиләр, булганына шөкер итәләр.

Минбәнат әби Гафиева Бөек Ватан сугышы ветераны, соңгы елларда район мөхтәсибе, Түбән Кәминкәдә имамлык иткән күркәм шәхес - инде мәрхүм Минфәсыйх Гафиевның карчыгы. Тату яшәделәр алар, дүрт бала үстерделәр. Минбәнат әби бүген улы Ильяс, килене Сәгыйдә тәрбиясендә. Төп йорттагы ике оныгы читтә гомер кичерә, берсе - өченчесе быел югары уку йорты студенты булган. Башка балалары, оныклары да еш кайтып, бер-берсе белән аралашып яшиләр. Бүген дә Түбән Кәминкәдә бергә җыелдылар, юбилей табыны көйләделәр, бик сабыр, бик ипле, кешелекле, иманлы газиз әниләрен, әбиләрен котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X