Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдә яшәүче Суфия апа район газетасын укырга ярата

-Килгән газетны көнендә таратмасам, сәгатенә китермәсәм, шунда ук миңа шалтырата башлыйлар, - ди Түбән Кәминкә авылында 30 елдан артык хат ташучы булып эшләүче Сәгадәт Мостафина.

Сәгадәт Корбангали кызы 110 йортка газета-журналлар тарата. Төп вазыйфасы шул булса да, хат ташучы авылдашларына товар да тәкъдим итә, пенсияләр, субсидияләр  өләшә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне  кабул итә.

Эше җиңел түгел, шуңа да почтада эшләргә теләүчеләр сирәк. Башка сәбәбе дә бар – хезмәт хакы бик аз. Сәгадәт апа да: “Кулга 4 мең сум алам”, - ди.

Авылда бүген нигездә өлкән яшьтәгеләр яши. Йортларның да күбесе буш тора. Ә газета-журналларга яздыру планы шактый зур икән, 308 данәгә квитанция тутырырга кирәк. Бу яктан элемтә бүлекчәсе гел мактаулылар сафында, планны үтиләр, ләкин бу иң элек  хат ташучының тырышлыгы белән башкарыла.

-Матбугатка язылу җиңел генә бара дия алмыйм, - ди Сәгадәт Мостафина. – Кайбер йортларга кат-кат керергә туры килә. Дөрес, бу эшне соңгы көннәргә калдырмыйча берничә басмага заказ карточкасы  тутыручы авылдашлар да бар. Мөнирә Җамалетдинова, Шәһит Ибраһимов, Шәһит Гыйлфанов, Фәимә Идиятуллиналар шундыйлардан.

Авыл халкы район газетасына өстенлек бирә. Аны монда 100 гаилә алдыра. 82 яшьлек Суфия апа Минхәерованың да “Безнең Чирмешән”гә язылмый калганы юк диярлек.

-Шулай да бер елны язылмыйча калганмын бит, - ди Суфия апа. – Газета килми башлады, бер ай юк, икенче ай юк. Күңелемә гел нәрсәдер җитми кебек кенә, аннан соң Сәгадәтне күреп, “яздыр миңа район газетасын”, - дидем. Бөтен хәбәрне шуннан белеп торабыз. Мин аны игътибар белән укып чыгам. Түбән Камада яшәүче кызым да кайткан саен берничә санны җыештырып алып китә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X